Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада коронавируска каршы вакцинация ясау бара

Хәзерге вакытта 13 кеше икенче тапкыр вакцинация узган.

Бүгенге көндә Кукмара районына 140 кешелек (28 ампула) «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы кайткан, хәзерге вакытта аның 53 доза кулланылган. Бу турыда «Хезмәт даны» редакциясенә район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиолог Рамил Мохтаров хәбәр итте.

Табиб сүзләренә караганда, алга таба вакцинаның тагын кайтуы көтелә. Шуңа күрә кадатырга теләге булган кешеләрдән “лист ожидания” булдырыла. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем языла ала.  

«Вакцина минус 17 градуста сакланырга тиеш. Моның өчен район үзәк дәваханәсендә бөтен мөмкинлекләр дә бар: туңдыргычлар җитәрлек, күптән түгел тагын берне кайтартканнар. Вакцинаны селкетергә, җылытырга ярамый. Бары тик кулланганчы ярты сәгать алдан бүлмә температурасында җебетергә кирәк», - ди Рамил Мохтаров.

Бер ампула 5 кешегә исәпләнгән. Әгәр доза файдаланылмыйча кала икән, аны яңадан туңдырырга рөхсәт ителми, ә ике сәгатьтән соң ул яраксызга әйләнә икән.

Вакцинация Кукмара үзәк дәваханәсенең икенче катында урнашкан 223нче номерлы кабинетта гражданнарның ирекле ризалыгы белән үткәрелә. Ул ике этапта эшләнә, ягъни беренчесен кадагач, 21 көннән соң икенчесе ясала. Хәзерге вакытта 13 кеше икенче тапкыр вакцинация узган.

Кукмарадан Васыйл Гайнетдинов озак еллар район үзәк дәваханәсендә балта остасы булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда икән, 67 яшьтә. Ул да Covid-19дан вакцина кайтуын көтеп алган.

«Коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын 15 гыйнварда ясаттым. Туганнарны да үзем белән алып бардым. Тормыш иптәшем бераз чирләп тора, шуңа күрә аны чиратка яздырдым. Бу зәхмәтле чирне безгә дә кагылмас дип әйтеп булмый, әнә урамдашларыбыз әтиле-уллы якты дөньядан китеп бардылар. Ә интернеттагы  “фейк” язмаларга ышанмыйм. Таныш-белешләр шалтыратып хәлемне сорый, ничек кичерәсең, диләр. Аллага шөкер, бар да тәртип. Менә өч ел инде гриппка каршы прививкаларны калдырганым юк. Иң мөһиме – юк-бар сүзләргә ышанып, үзеңне куркытмаска кирәк», - диде ул.

 

 

Теләүчеләргә алдан язылырга кирәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk