Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада коронавируска каршы вакцинация башланды

Теләүчеләргә алдан язылырга кирәк.

Кукмарада коронавируска каршы вакцинация башланды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасына Кукмара үзәк дәваханәсендә хәбәр иттеләр.

«Covid-19 каршы "Гам-КОВИД-Вак" вакцинасы ясала, ул түләүсез башкарыла. Коронавирустан инде 40 кеше прививка ясаткан, 100 кешегә исәпләнгән тагын бер партия вакцина кайткан,  ул тагын булачак», - дип билгеләп үттеләр медучреждениедә.

Вакцинация Кукмара үзәк дәваханәсенең икенче катында урнашкан 223нче номерлы кабинетта, гражданнарның ирекле ризалыгы белән үткәрелә. 

Коронавируска каршы иммунизация узарга теләүчеләрнең алдан язылу участок принцибы буенча башкарыла, ягъни барлык теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә алалар.

Шулай ук регистратурага (884364) 2-74-20 телефоны буенча шалтыратып та язылырга мөмкин, анда пациентны табиб эпидемиолог Фәйзуллин Илназ Фәнис улы белән 1146 номер буенча тоташтырачаклар.

Шулай ук аңа 89083414798 кесә телефоны буенча язылырга мөмкин. Эпидемиология табибы 211 кабинетта утыра.

Моннан тыш, икенче катта урнашкан 223нче номерлы өлкәннәр өчен прививка кабинетында да язылырга мөмкин. 

Привикага Instagram аша да язылырга була. Моның өчен Кукмара үзәк дәваханәсенең рәсми  kukmor_crb аккаунтының директына үз мәгълүматларыңны – фамилия, исем һәм отчество, туган ел һәм телефон номеры калдырырга кирәк. Аннары пациент белән элемтәгә керәчәкләр.

Прививканы 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем ясата ала. 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X