Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада коммерцияле күпкатлы торак йорт төзергә планлаштыралар

Әнә шундый йортларның беренчесе шәһәрнең Вахитов урамында салыначак.

Кукмарада коммерцияле күпкатлы торак йорт төзергә планлаштыралар. Күпфатирлы йортларның беренчесе Кукмараның Вахитов урамында төзеләчәк. Район башлыгы Сергей Димитриев, төзелеш өчен җаваплы оешма вәкилләре, банк хезмәткәрләре катнашында узган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә дә сүз шул хакта барды.  

«Кукмарада “Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” программалары аша күпкатлы йортлар ел саен диярлек салына. Әмма аларның саны күп түгел – елга бер, ике булырга мөмкин. Бу - шәһәр өчен бик аз. Шуның өчен без коммерция шартларында да йорт төзергә булдык. Төзелеш эшләрен алып баруны үз өстенә алган оешма хәзерге вакытта эскиз проектлары ясау белән шөгыльләнә. Документлар тиешенчә әзер булгач, май аенда эшкә керешәчәкләр. Районда хезмәт урыннары шактый күп. Кайбер оешма-предприятиеләрдә хәтта эшче көчләргә кытлык та әле. Ә яшьләрнең күбесе читкә китә. Аларны районда калдыру өчен, беренче чиратта, торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Икенчел, моннан дистә еллар элек төзелгән йортлар хәзер күп кешедә кызыксыну уятмый. Яшьләрне уңайлы урында урнашкан, яхшы инфраструктуралы, матур, сыйфатлы итеп салынган өйләр кызыксындыра. Шуның өчен подрядчылардан да барлык тиешле таләпләрне үтәү соралачак», - ди район башлыгы Сергей Димитриев. 

Очрашуда Россия хөкүмәтенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы турында да сүз барды. Аның буенча яшь гаиләләргә, авыл хуҗалыгы, социаль өлкәдә, авыл хуҗалыгы терлекләре өчен ветеринар эшчәнлек күрсәтүче оешмаларда хезмәт куючы белгечләргә, гражданнарга федераль һәм республика бюджетлары хисабыннан торак төзү, сатып алу өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. Бу исә – банк аша ташламалы авыл ипотекасы кредиты рәсмиләштерү мөмкинлеге дә дигән сүз. 

Район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова сүзләренә караганда, яңа төзеләчәк йорттан фатирлы булырга теләүчеләр инде шактый икән. 

«Мин металл савыт-сабалар заводында эшлим. Хезмәт хакым яхшы, үзвакытында түлиләр. Яңа йорттан ике бүлмәле фатир аласым килә. Банк аша кредит рәсмиләштерүгә гариза биргән идем, ул инде хупланды. Хәзер йортның төзелүен һәм яңа фатир ачкычын тапшыруларын гына көтәсе кала», - ди Айрат исемле райондашыбыз.

Район Башкарма комитетында эшләүче Лилия Ганиевага исә бер бүлмәле фатир кирәк. «Минем өчен фатир-студия аеруча отышлы булыр идее. Бүлмәләрне дә үземчә ясыйсым, җиһазландырасым килә», - ди ул. 

«Фатирны тулысынча акча түләп тә, кредит рәсмиләштереп тә алып булачак. Әлеге йорт яхшы урында, балалар бакчасы, мәктәп, сәүдә үзәкләре дә янәшә генә. Шулай ук автобус тукталышы да ерак түгел. Торак мәсьәләсе буенча сорауларга җавап алу өчен миңа мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итү көннәрем: дүшәмбе, сишәмбе, җомга сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр. Эш телефоны: 2-60-55», - дип ачыклык кертте Руфия Хәкимова.

Төзелешне Казанның «Булгарстройкомплект» оешмасы башкарачак. 

«Кайсы катта һәм ничә бүлмәле фатир алырга теләүчеләрнең исемлеге тәкъдим ителсә, эшне алып бару тагын да җиңелрәк булачак. Без иң элек йортның беренче подъездын, аннары икенчесен салачакбыз. Кеше үзенең булачак фатирын ничек төзегәннәрен килеп күрә дә алачак», - ди оешма директоры Әзгәр Шәйхетдинов.
 

фотода: йортның эскиз проекты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X