Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада хезмәт алдынгылары бүләкләнде

Район Мәдәният йортында алдынгылар слеты үткәрелде.

Эш батыры – ил батыры, ди халык мәкале. Чыннан да, ил-көнебезнең байлыгы, муллыгы өчен җан атып йөрүче, көнне төнгә ялгап хезмәт куючыларның тырышлыгы мактауга, зур хөрмәткә лаек. Ә аларның уңганлыгын күрә белү – тагын да күркәм күренеш.

Район Мәдәният йортында алдынгылар слеты үткәрелде. Анда хезмәтләре белән дан казанган райондашыбыз бер-бер артлы сәхнәгә чакырылды. Алар исеменә күп мактау сүзләре яңгырады, истәлек бүләкләре тапшырылды. Алдынгыларны тәбрикләргә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да кайткан иде.

Коронавирус кебек зәхмәтле чир кешеләрнең сәламәтлегенә генә түгел, район үсешенә дә нихәтле аяк чалырга тырышмасын, Кукмара уңганнары әлеге бәйрәмне матур күрсәткечләр белән каршылый. Кайсы гына өлкәне алып карасаң да, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе күренә. Моны район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте. Ул үзенең чыгышын хезмәт алдынгыларына рәхмәт сүзеннән башлады, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.

«Нинди генә авырлыклар килмәсен, районыбызда аларга каршы торырлык нык, көчле, булдыклы халык яши. Моны төрле тармаклардагы эш нәтиҗәләре дә раслый: авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсе алга бара, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча да күрсәткечләребез үсә. Бу исә – җирле халыкның тормыш-көнкүреше дә яхшыра дигән сүз. Әлбәттә, боларның барысына да сөенәбез. Әмма алга таба бурычларыбыз тагын да зуррак. Максатыбыз: 2022 елда көндәлек тулаем савымны – 400 тоннага, ә 2025 елда 500 тоннага җиткезү. Билгеле, бу зур – хезмәт сорый торган эш, әмма районда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Киләчәктә дә матур итеп эшләргә һәм яшәргә язсын. Сезнең кебек тырыш халкыбыз барында бөтен хыялларыбыз, уй-планнарыбыз чынга ашар, дип ышанам», - диде ул.

Сергей Димитриев шулай ук районның игенчелек тармагы буенча да югары уңышларга ирешеп, тулаем җыеп алынган уңыш буенча республикада беренче өчлеккә керүен билгеләп үтте. Ә быел исә гектарыннан уртача 50 центнер бөртек алу игенчеләргә бурыч итеп куелды.

«Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россиядә алдынгы урыннарны алып тора. Монда сезнең район хезмәтчәннәренең дә өлеше зур. Чөнки район игенчелектә дә, терлекчелектә дә республикада алдынгы позицияләрне били. 2020 елда Кукмара тәүлеклек тулаем савымны 300 тоннага җиткезеп рекорд куйды. Шулай ук Вахитов исемендәге хуҗалык көнгә 100 тонна сөт савуга иреште. Ә хәзерге вакытта сез көнгә 320 тонна сөт савасыз. Бер генә муниципаль районда да бу кадәр сөт җитештерелгәне юк. Сез республикада гына түгел, Россиядә бердәнбер», - дип, районда башкарылган эшләргә югары бәя бирде Марат Җәббаров һәм игелекле хезмәтләрендә уңышлар теләде.

 

Бәйрәм тантанасы җитәкчеләрнең мактау сүзләре, башкала артистлары һәм район үзешчәннәренең дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды.

2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы җитәкчеләр:

Газинур Хәбибрахманов, «Урал» хуҗалыгы рәисе;
Алексей Леонтьев, «Восток» җәмгыяте директоры;
Валерий Тимофеев, «Кукморагрохимсервис» директоры;
Руслан Корбанов, «Восток Агро» җәмгыяте директоры;
Геннадий Андреев, «Вахитов» җәмгыяте генераль директорының урынбасары.

Иң яхшы белгечләр:

Илфат Мөхәрләмов, «Восток» җәмгыятенең баш агрономы;
Светлана Михайлова, «Рассвет» хуҗалыгы икътисадчысы;
Илдус Насыйбуллин, Вахитов исемендәге хуҗалыкның баш зоотехнигы;
Рафис Яруллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты;
Расыйм Шәфыйков, «Уңыш» җәмгыятенең баш ветеринария табибы;
Галина Карлушина, «Яңа тормыш» җәмгыятенең кадрлар буенча инспекторы;
Альбина Гарифова, «Россельхозцентр» идарәсе Кукмара районы бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча баш агрономы;
Рамил Сабитов, «Уңыш» җәмгыятенең баш инженеры;
Рафилә Баһаманова, «Тойма» җәмгыятенең баш хисапчысы;
Рәмис Ибраһимов, Янил участок ветеринария пункты мөдире;
Лилия Михайлова, «Рассвет» хуҗалыгының көтү яңарту технологы.

Иң яхшы савымчылар:

Нурҗиһан Галимова, «Урал» хуҗалыгы;
Светлана Валетова, «Рассвет» хуҗалыгы;
Галина Михайлова, «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте;
Нурия Сафронова, Вахитов исемендәге хуҗалык;
Гөлчәчәк Сөләйманова, «Вахитов» җәмгыяте;
Алевтина Акашкина, «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте;
Зөлфәрия Нигъмәтҗанова, «Уңыш» җәмгыяте;
Земфира Гыйбадуллина, «Восток Агро» җәмгыяте;
Гөлнур Шиһабиева, «Уңыш» җәмгыяте;
Светлана Григорьева, «Кукморагрохимсервис»;
Гөлҗан Сабирова, «Урал» җәмгыяте;
Вәсилә Нуриева, Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы;
Гөлбиҗар Миннеханова, «Яңа тормыш» җәмгыяте;
Раиса Салихова, Айнур Ризванов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы.

Иң яхшы бозау караучылар:

Тамара Гыйльметдинова, «Урал» хуҗалыгы;
Чулпан Тимергалиева, Вахитов исемендәге хуҗалык;
Альбина Имашева, «Восток» җәмгыяте;
Галина Павлова, «Рассвет» хуҗалыгы;
Татьяна Галиуллина, Вахитов исемендәге хуҗалык;
Вера Петрова, «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте;
Нурфия Әсхәдуллина, «Вахитов» җәмгыяте;
Надежда Егорова, «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте;
Алевтина Ачкеева, «Уңыш» җәмгыяте;
Илсөяр Хәйретдинова, «Урал» җәмгыяте;
Фирдания Фәттахова, «Восток Агро» җәмгыяте;
Алексей Муртазов, «Кукморагрохимсервис»;
Гүзәл Кавыева, «Яңа тогрмыш» җәмгыяте;
Гөлнара Хәсәншина, Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы.

Иң яхшы механизаторлар:

Рөстәм Зарипов, «Восток» җәмгыяте;
Ринат Фәләхов, «Урал» хуҗалыгы;
Алмаз Габдрахманов, Вахитов исемендәге хуҗалык;
Дмитрий Михайлов, «Рассвет» хуҗалыгы;
Радик Зыятдинов, «Тойма» җәмгыяте;
Илфат Гәрәев, «Урал» җәмгыяте;
Мәгъфур Корбанов, Вахитов исемендәге хуҗалык;
Владимир Валеев, «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте;
Руслан Иванов, «Кукморагрохимсервис»;
Вахит Гасыймов, «КукморЗерноТорг»;
Александр Кательников, «Уңыш» җәмгыяте;
Рифнур Ярмиев, Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы;
Рамил Гомәров, «Восток Агро» җәмгыяте;
Гомәр Хәбибуллин, «Яңа тормыш» җәмгыяте;
Азат Мөхәммәтханов, Айнур Ризванов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы.

Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыклары:

Рәис Хәсәенов;
Илназ Зарипов;
Хәмзә Хисмәтуллин;
Назыйм Хәбибрахманов;
Ләйсән Дәүләтшина;
Илһам Бариев.

Үз эшләренең осталары:

Диләрә Мәсләвиева, Чарлы почта бүлекчәсе;
Габделнур Хуҗин, «Татавтодор»;
Рафисә Хаҗиәхмәтова, «Чиста шәһәр»;
Венера Хәйруллина, Финанс-бюджет палатасы;
Энҗе Йосыпова, «Зилант»;
Александр Павлов, Кукмара киез итек-киез комбинаты;
Ирина Ишкуатова, Кукмара киез итек-киез комбинаты;
Сәет Хәбибуллин, Кукмара РЭГС;
Олег Фәйзуллин, «ВодоТехноСервис»;
Алмаз Шиһапов, Кукмара аграр көллияте;
Дилә Гәрәева, Саба, Кукмара, Мамадыш районнары буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге;
Илдус Сәмигуллин, район үзәк дәваханәсе;
Нияз Вәкилов, Кукмара РПК;
Валерий Агеев, «Кукмор-Транс»;
Ләйлә Шәймәрданова, үзәкләштерелгән бухгалтерия;
Любовь Павлова, «Тылсым»;
Ринат Хәйруллин, шәһәр башкарма комитеты;
Абдулла Ганиев, «Стройком»;
Лилия Асапова, «Домострой»;
Венера Нәбиуллина, КРЭС;
Гөлсинә Фәйзрахманова, Ядегәр мәктәбе;
Гөлнара Исмәгыйлева, Кукмара салым участогы;
Азат Нәҗмиев, Кукмара металл савыт-сабалар заводы;
Илдар Габдрахманов, Кукмара металл савыт-сабалар заводы;
Владислав Бакин, 117нче янгын-коткару часте;
Ирек Исмәгыйлев, «Ремстройсервис»;
Раушания Минһаҗева, район Башкарма комитеты;
Айсылу Хисамиева, район Башкарма комитеты;
Язилә Зарипова, Кукмара тегү фабрикасы;
Миләүшә Фәйзрахманова, Кукмара район советы;
Валерий Сайрафутдинов, Лубян урман-техник көллияте;
Резедә Кузьмина, район Мәдәният йорты;
Лилия Кирилова, район эчке эшләр бүлеге;
Илнур Юнысов, шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысовның урынбасары;
Илһам Хәлиуллин, «Кукмара сөте»;
Илшат Сәйфуллин, элемтә узелы.


Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk