Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада юл төзекләндерү эшләре башланды

Юлларны төзекләндерү эшләре вакытында автомобиль йөртүчеләрнең аеруча сак һәм игътибарлы булулары сорала.

Кукмарада юл төзекләндерү эшләре башланды. Шәһәр эчендәге юлларның чокыр-чакырлы урыннарын төзекләндерүне «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре башкара.

Кукмарада юл төзекләндерү эшләре башланды

«Кукмарада асфальт юл салынган 125 урам исәпләнә. Шәһәрнең Ленин, Ворошилов, Тукай тыкрыгы, Нур Баян, Октябрьский, Вахитов урамнарындагы юлларда чокыр-чакырлы урыннар аеруча күп. Шулай ук Планетарный урамында да фрезерлау эшләре башкарасы бар. Быел эш икегә бүленә. Бер яртысы хәзер, икенче өлеше көз көне ремонтланачак. Без кичә төзекләндерү эшенә керештек. Ял көннәрендә дә эшләячәкбез. Юлларны төзекләндерү эшләре вакытында автомобиль йөртүчеләрнең аеруча сак һәм игътибарлы булуларын сорыйбыз», — диде «Чиста шәһәр» оешмасы мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова. 

Кукмарада юл төзекләндерү эшләре башланды

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев