Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада йөкле ханымнар өчен бәйрәм оештырылды

Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясендә 236 гүзәл зат йөклелек буенча исәптә тора.

Кукмара районының ЗАГС бүлегендә йөкле хатын-кызлар өчен бәйрәм узды. Әлеге чара «Йөкле хатын-кызлар көне» уңаеннан оештырылды. 

Кукмарада йөкле ханымнар өчен бәйрәм оештырылды

Күптән түгел Россиядә үзенчәлекле яңа бәйрәм — «Йөкле хатын-кызлар көне» үткәрелә башлады. 9 айга дәвам иткән йөклелек чорында һәр хатын-кыз катнаша алсын өчен әлеге көн елга ике тапкыр — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп узыла. 

Кукмара районы үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә хатын-кызлар консультациясендә 236 гүзәл зат йөклелек буенча исәптә тора икән. Чарада аларның 27се катнашты. 

Кукмарада йөкле ханымнар өчен бәйрәм оештырылды

Бәйрәмгә килгән ханымнарны, табиб һәм акушерларны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова сәламләп, үзенең иң изге теләкләрен ирештерде.

«Бәби көтүче хатын-кыз бик матур һәм гүзәл ул. Сезнең һәммәгезне дә йөкле ханымнар көне белән котлыйм, иң бәхетле әни булуыгызны телим. Бала туу — гаилә өчен яңа өмет-хыяллар, чиксез зур шатлык. Көтеп алынган сабыйларыгыз әти-әни җылысында үссен, сәламәт, озын гомерле булыгыз», — диде ул. 

Кукмарада йөкле ханымнар өчен бәйрәм оештырылды

Район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Римма Гафиатуллина, акушерлык бүлеге мөдире, табиб-акушер-гинеколог Илнар Вәлиевлар да булачак әниләрне бәйрәм белән котладылар, йөклелек чорын җиңел узып, сау-таза бәбиләр алып кайтуларын теләделәр. 
Концерт номерлары бәйрәмгә тагын да ямь бирде. Шулай ук чарага килүчеләргә мастер-класслар да бик ошады. 

Кукмарада йөкле ханымнар өчен бәйрәм оештырылды

Соңыннан йөкле ханымнарның һәммәсенә бүләкләр бирелде, теләк теләп, күккә шарлар җибәрелде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk