Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Ике йөрәк" танышу клубында утырыш узды

Кичәдә үзебезнең район авылларыннан, күрше Теләче, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районнарыннан гаилә корырга теләге булган 32 ир-егет һәм хатын-кыз катнашты

Район Мәдәният йортында, ялгызларга насыйп ярларын табарга ярдәм итү максатында, “Ике йөрәк” танышу клубының чираттагы кичәсе үтте. Кичәдә үзебезнең район авылларыннан, күрше Теләче, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районнарыннан гаилә корырга теләге булган 32 ир-егет һәм хатын-кыз катнашты. Аларның күпчелеге утыз яшьтән узган булса, илле яшьтән олыраклар да бар иде.

Әлеге чарага районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт чакырылды. Ул гаиләле булуның дин тарафыннан хуплануы турында үтемле итеп сөйләде, үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

Гомумән алганда, кичә җылы мохиттә узды. Кызыклы уеннар, дәртле биюләр, бергәләп матур җырлар башкарудан беркем дә читтә калмады, һәркем тартынмыйча, теләп катнашты. Бу очрашудан соң яңа гаиләләр корылса, әлбәттә, бик шат булыр идек.

Тәҗрибә уртаклашу нияте белән бирегә Теләче районындагы шундый ук “Танышу” клубы җитәкчесе дә килгән иде. Ул кичәнең барышы турында яхшы фикердә калды, алга таба да хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.

Фәрзия СӘЛЛАМОВА, район Мәдәният йорты методисты, “Ике йөрәк” танышу клубы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk