Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада иң күп район газетасына яздырган почтальоннар бүләкләнде

3 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр газета-журналларга язылу декадасы игълан ителгән иде.

  Анда  2020 елның беренче яртыеллыгы өчен  “Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) газеталарына  арзанлы бәядән язылып калырга мөмкинлек булды. Без исә, бу юлы да декада вакытында активлык күрсәтеп, район басмасына иң күп яздырган почтальоннарны бүләкләргә уйладык. Бүләккә Кукмарадан Тәнзилә Фазылҗанова һәм Түбән Комар авылыннан Людмила Петровалар лаек булды.

Тәнзилә Фазылҗанова “Кукмара-1” почта бүлекчәсендә хезмәт куя. Редакциягә ул хезмәттәше Гөлсирә апа Гатина белән килгән иде. Хәтерләсәгез, Гөлсирә апаны моннан алдагы подписка декадасы вакытында бүләкләгән идек. “Мин аңа рухи яктан көч биреп торырга дип кердем”, - диде ул, шаяртып. Алар әлеге почта бүлекчәсендә җиде почтальон үзара дус-тату эшлиләр икән. Әлбәттә, ярдәм итәрдәй хезмәттәшләрең булу – бик матур күренеш. Алга таба да аларга шулай килешеп хезмәт куярга язсын.

Тәнзилә апа чыгышы белән Балтач районының Норма авылыннан, Байлангарга килен булып төшкән, бүгенге көндә Кукмарада гомер кичерәләр. Аның почтада эшли башлаганына сигез ел булган. Аңа кадәр мех фабрикасында хисапчы вазыйфасын башкарган. Анда эш беткәннән соң, почтага килгән. Ә почтальон һөнәре белән танышлыгы яшьлек елларыннан ук башлана: мәктәптә укыганда авылдагы хат ташучы апаны еллык чираттагы ялга җибәрә идем, дип искә ала. Бүгенге көндә Тәнзилә апа шәһәрнең Ленин, Степан Разин, Островский, Чехов, Пушкин һәм Азин урамнарына почта тарата. Билгеле, газета-журналлар тутырган авыр сумкаларны  күтәреп, бу  урамнарны йөреп чыгу бер дә җиңел түгел. Әле моннан тыш сатырга дигән товар да бар бит... Тик шулай да почтальон бер дә зарланмады.

- Эшли башлаган вакытта авыр булды, кеше белән сөйләшеп китәргә дә читенсенә идем, хәзер, Аллага шөкер, ияләндем инде, хезмәтемне яратып башкарам. Минем участокта үз өйләре белән яшәүчеләр дә,  күпкатлы йортларда гомер итүчеләр дә бар. Домофонлы йортларга кереп-чыгып йөрү дә җайлашты, ачкыч ясатып бирделәр, - диде Тәнзилә апа. – Газета-журналларга яздыру елдан-ел авырлаша: яшьләр яңалыкларны интернеттан карыйбыз, диләр. Газеталарның бәясе дә кыйммәт бит. Кешеләрнең  хәлләренә кереп, бер, өч айлап булса да яздыртам. Кайберләре язылмыйбыз дип кала да, газетасыз булмый икән, дип үзләре килә.  “Хезмәт даны”н район яңалыклары белән танышып бару өчен алалар: кемдер реклама белән кызыксына, икенчеләре хикәяләр укырга ярата, киңәш бите, төрле һөнәр ияләре турындагы язмаларга өстенлек бирүчеләр дә бар. Үзем дә газета-журналлар укырга яратам. Хәтта Балтачка баргач, андагы “Хезмәт” газетасын да кызыксынып укыйм.  

Людмила Петрова Урта Комар почта бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли: Урта һәм Түбән Комар авылларына газета-журналлар тарата. Ул Удмуртиянең Кизнер районыннан икән.

- Минем туганым Галина Исаева гомер буе Кукмарада почтальон булып хезмәт куйды, ул хәзер лаеклы ялда. Без кечкенәдән аның янында кайнашып үстек: бергә почтага бара, газета-журналлар тарата идек. Шуңа күрә мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, артык уйлап тормадым, бирегә килеп, Кукмараның “вокзал почтасына” эшкә урнаштым, - диде ул, яшьлек елларын искә алып.

Шулай итеп, Людмила Аркадьевна безнең районда төпләнеп кала. Түбән Комар авылына кияүгә чыгып, бүгенге көндә гаиләсе белән шунда гомер кичерә. Урта Комар почта бүлекчәсендә ике почтальон хезмәт куя.

- Начальнигыбыз Юлия Юркеева һәм хат ташучы Надежда Федоровалар белән килешеп, дус-тату эшлибез. Хезмәттәшем Югары Комар һәм Салкын Чишмә авылларына почта тарата, - диде ул. – Авылларда газета-журналларга язылалар, бигрәк тә киңәш-табыш бирелә торган басмаларны яраталар. Бу декада вакытында район газетасына язылучылар күп булды. Үзем дә газеталар шактый алдырам, удмурт телендәгесенә дә язылам. Улым укысын, димен, чөнки мин Удмуртиядә тусам да, туган телдә укымадык, начар беләбез, ә балаларга мәктәптә өйрәтәләр.

Ике авыл арасын җәяү йөри почтальон. Җәй көннәрендә велосипедта да җилдерергә каршы түгел, әмма сумка зур булганда уңайсызрак икән. Шулай булмый ни, кайвакыт газета-журналлар, сатасы товарлар белән икешәр сумка күтәрәләр бит. Мондый авыр вакытларда гаиләсе ярдәмгә килә: бергәләп хезмәт куялар.

- Газеталарны, пенсияләрне вакытында тапшырырга тырышам, чөнки халык көтеп тора. Өлкәннәрдән айлык коммуналь түләүләрне дә җыябыз, яшьрәкләр аны почта бүлекчәсенә алып барып түли, - диде почтальон. - Берән-сәрән булса да хат язучылар, открытка салучылар бар. Хәзер интернет заманы бит. Яшьләр аның аркылы әйберләргә заказ бирә. Шуңа күрә кечкенә пакетларга салынган  товарлар күп килә.
Людмила апаның редакциядән беренче тапкыр гына бүләк алуы түгел икән: Рәхмәт хаты, үтүк белән бүләкләнгән. Монысы да соңгысы булмасын. Почтальоннарга авыр эшләрендә уңышлар телибез.


фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk