Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Җиңү көнен билгеләп үтәләр

Үзәк урам буйлап «Үлемсез полк»та катнашучылар колоннасы һәм «Сугыш юллары» костюмлаштырылган йөреше Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп вакыйгасы булды.

Кукмарада бәйрәм көне полиция хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән башланды.

Аннан соң Украинада махсус операция барышында һәлак булган гвардия лейтенанты Айнур Измайлов каберенә чәчәкләр салынды.  

Шулай ук район җитәкчелеге, предприятие, оешма җитәкчеләре, укучылар Хәтер паркындагы мемориаль корылмаларга чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

Үзәк урам буйлап «Үлемсез полк»та катнашучылар колоннасы һәм «Сугыш юллары» костюмлаштырылган йөреше Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп вакыйгасы булды.

Алга таба бәйрәм Комсомол мәйданында дәвам итте. Сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны, район халкын һәм кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, хәрби комиссар Альберт Гомәров сәламләде. Алар Ватан өчен үзләрен аямыйча көрәшкән ветераннарны котладылар һәм аларга сәламәтлек, бәхетле  тыныч картлык теләделәр.

Марат Җәббаров үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды.

Сәхнәдән сугыш еллары җырлары яңгырады, иҗади коллективлар тарафыннан театр-сәнгать һәм бию композицияләре күрсәтелде.

Кич белән Комсомол мәйданында бәйрәм концерты була, ә 22.00 сәгатьтә күктә бәйрәм салюты балкыячак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk