Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Җиңү көне-2021: бәйрәм программасы

Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8дә башлана.

9 май көнне Кукмарада Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар узачак.

«Үлемсез полк» акциясе онлайн режимда үтә.

8.00-8.30 сәгатьтә – шәһәрнең рус зираты янындагы мемориаль һәйкәлгә венок кую.

Бәйрәм колоннасының тезелүе.

9.00-9.30 сәгатьтә – Сугыш чорын чагылдырган күренешләр. Механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасының тантаналы төстә Комсомол мәйданына баруы.

9.30-11.00 сәгатьләрдә – Комсомол мәйданында тантаналы митинг.

11.00-13.00 сәгатьләрдә – Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда җиңел атлетика ярышлары.

11.00-12.00 сәгатьтә – сәнгать мәктәбе укучылары концерты.

14.00-16.00 сәгатьләрдә – шәһәрнең Ворошилов, Майский тыкрыгы, Гафиятуллин, Мәҗит Гафури, Ленин, Степан Разин урамнарында «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе.

18.00-19.00 сәгатьтә - Комсомол мәйданында «Җиңү вальсы» акциясе.

19.00-22.00 сәгатьләрдә – Комсомол мәйданында массакүләм күңел ачу, концерт.

22.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты.

22.10-23.00 сәгатьтә – бәйрәм дискотекасы.

8.00-13.00 сәгатьләрдә Комсомол мәйданында фронт тормышын чагылдырган реконструкция урын алачак, ял зонасында 8.00 сәгатьтә фотозона эшләячәк.

Игътибар! 9 май көнне сәгать 7.00дән 11.30га кадәр шәһәрнең Ленин урамындагы 52нче йорттан («КукморЗерноТорг» яны) Комсомол мәйданы янындагы светофорга кадәр юл вакытлыча чикләнә.

Бәйрәмдә катнашучылардан маска режимын саклаулары сорала. 0+

Фото: архив/ Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев