Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада иң бай әти яши

Без өр-яңа проектыбызны Кукмарада яшәүче, тугыз бала әнисе, "Ана даны" медале иясе Римма Батрова һәм аның гаиләсе турындагы язма белән башлап җибәрергә булдык. Газетабызның Мактау тактасында лаеклы, актив, эш сөючән райондашларыбыз арасыннан кемнәрне күрергә теләр идегез, дигән соравыбызга гыйнвар аенда түбәндәге тәкъдимнәр алынды: шәхси эшмәкәр - ипи пешерүче Рамазан Юнысов,...

Без өр-яңа проектыбызны Кукмарада яшәүче, тугыз бала әнисе, "Ана даны" медале иясе Римма Батрова һәм аның гаиләсе турындагы язма белән башлап җибәрергә булдык. Газетабызның Мактау тактасында лаеклы, актив, эш сөючән райондашларыбыз арасыннан кемнәрне күрергә теләр идегез, дигән соравыбызга гыйнвар аенда түбәндәге тәкъдимнәр алынды: шәхси эшмәкәр - ипи пешерүче Рамазан Юнысов, Кукмара төбәк музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, район үзәк дәваханәсенең табиб-гинекологы Мансура Хейранова, "Строй-Гарант" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең брусчатка салу остасы Владимир Давыдов, Сәрдекбаш авылыннан тренер Фәһим Кадыйров.

Сездән, февраль аенда да яңа фикер-тәкъдимнәр көтеп калабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

Тормыш дигәнең агачка тиң. Кайбер агач үзе бик күркәм булса да, җимеш бирә алмый. Ә кайберсе җимешләре белән сөендерә, юмарт була. Әлеге язмам да тормыш агачы һәм аның җимешләре турында.

Кукмара бистәсендә яшәүче Римма һәм Вячеслав Батровлар 9 бала үстерәләр. Тугыз җанны ашатып-эчертеп, киендереп, кеше итеп тәрбияләү өчен ай-һай зур ихтыяр көче кирәктер ул. Иң олысына 23 яшь булса, кечкенәсенә әле ике яшь тә тулмаган. Диана белән Владислав мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нократ Аланы шәһәрендә техникумда белем алгач, кафега эшкә урнашканнар. Атна саен кайтып йөриләр. Ә калган җиде бала - Валерия (16 яшь), Снежана (14 яшь), Виктория (11 яшь), Тимур (9 яшь), Вероника (6 яшь), Риана (3 яшь), Стас (1,6 яшь) ата-ана карамагында, кысан гына ике бүлмәле фатирда яшиләр.

- Иптәшем дә, мин дә чыгышыбыз белән Кукмарадан, - дип, сүзен ерактан башлады Римма Батрова. - Танышып, очрашып йөрдек. Аннан аны армия сафларына алдылар. Вәгъдәләр бирешкән идек, көтеп алдым. Шулай язган булгандыр инде. Башта авырлыклар булса да, җиңеп чыга алдык. Иптәшемнең күп балалы әти булу турындагы хыялы тормышка ашты. Шөкер, зур гаилә булып яшибез хәзер. Балаларыма карыйм да шатланып туя алмыйм. Алар - минем бәхетем. Олылары чыгып киткәч, өебез бушап калган шикелле. Кызым белән улым кайтасы булганга ял көннәрен көтеп алабыз. Минем өчен иң мөһиме - барысының да сау-сәламәт, исән-имин булулары.

Мәктәптә уку программалары елдан-ел авырлаша. Күп балалы гаиләләргә бигрәк тә кыен, бер-ике генә түгел, дүрт-биш баланы дәрескә әзерләргә кирәк. Римма ханым бу яктан бәхетле: сабыйлары әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермиләр, барысы да тырышып укыйлар, укудан тыш башка мәдәни һәм спорт чараларыннан да читтә калмыйлар. Фатирларында стенада эленеп торган бер кочак медальләрне, диплом-грамоталарны күргәч, моңа үзем дә инандым.

Батровлар икесе дә киез итек-киез комбинатында эшлиләр. Хуҗабикә хәзерге вакытта кечкенә сабые белән өйдә. Бала тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен узган ел "Ана даны" медале белән бүләкләнде. "Безнең хәлебезгә керүчеләр арасында иң беренчесе - комбинат җитәкчелеге. Һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Балалар чирләп китсә дә, башка йомыш төшсә дә, аларга таяна алабыз", - диләр алар. Ел саен 1 сентябрьгә мәктәпкә әзерләгәндә, җәйге ялларда "Нараткай" лагерына баруны да комбинат тәэмин итә икән. Социаль яклау бүлеге ярдәме белән Йошкар-Ола шәһәрендә дә ял итеп кайтканнар.

Римма ханым белән бик озак сөйләшеп утырдык. Тормыштан, тәрбия эшендәге авырлыклардан да зарланмады ул. Бары тик сүз барышында үз йортларын булдырып, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерү турында хыялланганын әйтеп узды.

Күп балалы гаиләләрнең (5 баладан күбрәк) яшәү шартларын яхшырту программасы нигезендә 2008 елда чиратка баскан булсалар да, бөтен уңайлыклары булган йорт хәзергә хыялда гына кала бирә. Кирәкле кәгазьләрне җыеп тапшырып, күпмедер вакыт үткәч, 2011 елда фатирлы буласыз дип ышандыралар аларны. Кызганыч, бүгенге көнгә кадәр 42,2 квадрат метрлы фатирда 11 кеше җан асрыйлар.

Үзе турында ничектер читенсенеп кенә сөйли ул.

- Ярдәм сорап беркая да барганым юк шул. Бәлки сорарга да кирәктер, хәзерге заманда беркем дә китереп бирмәячәген дә аңлыйм. Тик нишлисең холкым андый түгел минем. Хәзер күбрәк чит балаларны опекага алып үстерәләр. Минем бит барысы да йөрәк түремдә 9 ай йөртеп тапкан газиз балаларым. Безгә тискәре караучылар да җитәрлек булды. Ләкин андыйларга карап, күп балалы булу турында фикерем үзгәрмәде. Андыйларны бары тик кызганам гына. Ышанычым-таянычым - ирем исән булсын. Ул сабыйларыбызны миңа караганда да күбрәк иркәли әле. Үземне рухи яктан үстерү өстендә дә эшләргә тырышам. Еллар үткәч тә балаларым минем белән горурлана алсыннар иде.

- Мин иң бай кеше, - ди гаилә башлыгы. - Арып-талып эштән кайткач, балаларым "әти" дип кочаклап, муеныма сарылалар. Аларны алдыма утыртып сөям, әкиятләр укыйм, шигырьләр өйрәнәбез. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше юктыр.

Батровлар гаиләсендә:

Көн саен 5 литрлы кәстрүл белән аш, 2-3 литр ботка яки бәрәңге боламыгы әзерләнә.

Көнгә ике ипи, бер литрдан күбрәк сөт эчелә.

Балаларга чәй эчәргә көндәлек печенье кирәк.

Бер капчык бәрәңгене тартып-сузып бер айга җиткерәләр.

Кием-салымны зурысыннан калганын кечесе киеп үсә. Кирәкле киемнәрне таныш сатучылардан көттереп түләү шарты белән алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев