Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Галимҗановлар гаиләсен мәрҗән туйлары белән котладылар

Рәмзия һәм Радик Галимҗановлар гаилә тормышының 35 еллыгын билгеләп үтте.

Кукмарада яшәүче Рәмзия һәм Радик Галимҗановлар 8 март көнне халык арасында мәрҗән (коралл) туй дип саналучы 35 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткәннәр иде. Бүген, Халыкара гаилә көнендә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре юбилярларны бу истәлекле дата белән котладылар.

«Без эштә таныштык. Мин җәмәгать туклануы оешмасында баш хисапчы урынбасары булып эшләдем, ә Радик – директорның шоферы. Без озак очрашмадык, чөнки бер-беребез өчен яратылган булуыбызны аңладык», - дип искә ала танышу тарихын Рәмзия ханым.

1986 елда яшьләр тату, нык гаилә коралар, Рәдис һәм Салават исемле ике ул тәрбияләп үстерәләр.
Ир белән хатын сүзләренә караганда, 35 ел тиз үтеп киткән. «Безнең хәтердә бары тик бәхетле, якты тормыш мизгелләре генә саклана. Авырлыкларны һәм проблемаларны бергәләп җиңеп чыга алдык. Иң мөһиме: бер-береңә юл куя белү. Мәхәббәт, аңлау һәм сабырлык - гаилә бәхетенең сере әнә шулар», - ди Галимҗановлар.


 
Уртак тормыш юбилее уңаеннан аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk