Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада әфганчыларга багышланган китап чыкты

Китапка 223 райондашыбызның исемнәре һәм хатирәләр кергән

Район Мәдәният йортында әфган сугышын кичкән райондашларыбызга багышланган  “Памяти достойны... 1979-1989” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге чарада, исән-сау  әфганчылардан тыш, әфганчы ирләре дөнья куйган  тол хатыннар, Кукмара 4нче урта мәктәбенең “Яшь патриот” берләшмәсе укучылары да катнашты. Иң элек сүзне Казанның Совет районы әфганчылар оешмасы җитәкчесе, Купка авылында туып-үскән Мәүлит Минегалиев алды. Ул бу китап өчен материалларның ничек туплануы хакында сөйләде, Кукмара туган якны өйрәнү музее һәм китапханәләрнең ярдәмен, язмаларны Туембаш авылында яшәүче Фәрит Вәлиев редакцияләгәнен әйтеп узды.

- Башка районнарда шушындый Хәтер китаплары басылып чыгуы хакында белгәч, мин дә әлеге сугышта булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү хакында уйлана башладым. Аларның ничек хезмәт иткәннәре, нинди сынаулар үткәннәре турындагы истәлекләрне туган ягыбыз тарихында калдыру иде теләгем, - диде ул.

Китапка 223 райондашыбызның исемнәре һәм  хатирәләр кергән. 4сенең гомерләре  Әфган җирендә өзелгән, 37се кайткач яралар-имгәнүләрдән, авыртулардан вафат булган.

Әфган сугышы инвалидларының Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының Кукмара бүлеге рәисе Рәшит Шакирҗанов башкарылган эшләре турында сөйләде. Шул исәптән әфганчыларга Туембаш, Зур Сәрдек, Байлангар авылларында мемориаль такталар куелуы, Хәтер китабы өчен материаллар җыюда ярдәм итүләре турында  әйтеп узды.

Әфганчыларга һәйкәл кую турында да сүз булды. Аның сызымы район башлыгы, баш архитектор һәм инициатив төркем белән тикшерелеп расланган. Һәйкәлне ачу тантанасы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда Хәтер паркында булачак, дип көтелә. Әлеге сызым авторы Раниф Хәбибуллинның  да чыгышы тыңланды.

Хәтер китабын чыгарудагы ярдәме өчен район хәрби комиссары Равил Гафиев “Сугышчан туганлык” оешмасының район бүлеге рәисе Азат Хуҗинга республика хәрби комиссары Сергей Погодинның Мактау грамотасын тапшырды.

Әлеге чара бер минут тынлык белән тәмамланды. Арабыздан мәңгелеккә киткән әфганчыларны әнә шулай искә алдылар.

Әлеге китапны чыгаруны башлап йөрүче, оештыручы, иганәчеләр табучы, үзе дә әфган сугышының бөтен авырлыкларын кичкән батыр ир-егет – авылдашым Мәүлит Минегалиев. Ул якташларыбыз турында китап чыгару уе белән күптәннән хыялланды. Китапны тәкъдир итү кичәсендә Мәүлит Вәгыйз улы: “Китап сугышта катнашкан райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан эшләнде”, - диде. Халкыбызга күп афәтләр китергән кирәксез сугышка нәфрәт, яудан кайтмый калган егетләр өчен тирән әрнү белән сугарылган язмаларда чит-ят җирдә кылган батырлыклар тасвирлана. Истәлекләрне барлау җиңел түгел, чөнки егетләрнең тормыш юллары турындагы мәгълүматларны җыю аларның әти-әниләре, туганнары аша алып барыла. Әлеге китап – уникаль, чөнки анда әфган сугышында катнашкан һәрбер райондашыбыз, аның бүгенге тормышы, гаиләсе турында язылган, гаилә архивыннан фотолары урнаштырылган.

Рәхилә ЙӨЗМӨХӘММӘТОВА, Купка авылы китапханәчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk