Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Әфганчылар очрашты

Кукмарада Әфган җирендә 160 егет хезмәт итеп, аларның дүртесе туган нигезләренә исән-сау әйләнеп кайта алмаган

Ел саен районыбызда кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән якташларыбыз белән очрашу уздырыла. Бүген дә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Җиңү паркы каршындагы мәйданга җыйналды. Алар Стелага венок куеп, сугыш кырында башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Безнең яклардан Әфган җирендә 160 егет хезмәт итеп, аларның дүртесе туган нигезләренә исән-сау әйләнеп кайта алмаган.

Очрашу Манзарас урта мәктәбендә дәвам итте. Кунакларны мәктәп укучылары каршы алды. Чараның тантаналы өлеше актлар залында дәвам итте. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев, район хәрби комиссары Рафил Гафиевлар сәламләде.

Татарстан Республикасы каршындагы сугыш хәрәкәте ветераннары координацион советының территориаль җитәкчесе Игорь Грачев исә ветераннарны хөрмәт итеп шундый күләмле чаралар оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев