Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары узды

Республика укуларына 45 эш тәкъдим ителгән.

Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейда Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары үтте.

Кукмарада Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары уздыФәйзелхак Газиз улы Газизуллин тумышы белән Пычак авылыннан, Кукмараның 2нче урта мәктәбен тәмамлый, профессор, икътисад фәннәре докторы.

Кукмарада Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары узды

«Мәктәп эскәмиясеннән үк тикшеренү сыйфатлары формалашкан яшьләрне күрүемә бик шатмын. Әлеге чара Россия буенча уникаль булып санала. Аның кысаларында тәҗрибәле укытучыларның, галимнәрнең һәм үсеп килүче яшь буынның белемнәрен берләштерергә мөмкин. Сезнең алда — киләчәк», — диде Фәйзелхак Газизуллинның улы, Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы, «Заманча икътисад проблемалары» Евразия халыкара фәнни-аналитик журналының баш мөхәррире һәм нәшриятчысы Наил Газизуллин.

Кукмарада Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары уздыРеспублика укуларына 45 эш тәкъдим ителгән. Катнашучылар географиясе Казан, Балтач, Әгерҗе, Алексеевск, Кукмара районнарын һәм Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральск шәһәрен үз эченә ала.

Кукмарада Фәйзелхак Газизуллин исемендәге II республика икътисад укулары уздыМәктәп укучылары һәм педагоглар биш секция эшендә катнашты: «Минем икътисад фәненә беренче адымнарым» (1нче сыйныфтан 7нче сыйныфка кадәрге яшь категориясе), «Минем икътисад фәненә беренче адымнарым» (8нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәрге яшь категориясе), «Минем стартап» (1нче сыйныфтан 6нчы сыйныфка кадәрге яшь категориясе), «Минем стартап» (7нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәрге яшь категориясе), «Минем педагогик табышларым».

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk