Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада ел тәрбиячесен ачыкладылар

Бәйгенең финалында биш мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты.

«Татарстан Республикасы Ел тәрбиячесе – 2021» республика һөнәри конкурсы кысаларында Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең абруен күтәрү, балалар бакчалары педагогларының педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан өч турда балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында конкурсның муниципаль этабы узды. Бу турыда район мәгариф идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Конкурста районның 19 балалар бакчасы педагогы катнашты. «Ел тәрбиячесе – 2021» конкурсының финалында 5 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты. Тәкъдим ителгән материаллар һәм конкурсның барлык турлары нәтиҗәләре нигезендә «Ел тәрбиячесе» номинациясендә призлы урыннарны балалар бакчаларының түбәндәге педагоглары алды:

I урын-Кукмара шәһәренең 9 нчы номерлы «Миләшкәй» балалар бакчасы укытучысы-логопеды Тимергалиева Айсылу Мәхмүт кызы.

II урын-Кукмара шәһәренең 3нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Афандиева Гөлназ Әүхәт кызы.

III урын-Кукмара шәһәренең 8нче номерлы «Гөрләвек» балалар бакчасы тәрбиячесе Сафина Әлфия Ринад кызы.

«Тәрбия һәм укытуның туган телле төркем тәрбиячесе» номинациясендә түбәндәге балалар бакчалары педагоглары урын алды:

I урын - Зур Сәрдек балалар бакчасы тәрбиячесе Моратова Ландыш Гыйльметдин кызы.

II урын - Сәрдекбаш урта мәктәбе тәрбиячесе Нәҗипова Ләйсән Фаил кызы.

III урын - Ошторма-Юмья урта мәктәбе тәрбиячесе Сабанчеева Татьяна Юрьевна.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Эш тәҗрибәсен оригиналь иҗади тәкъдир итү»:

- Лубян урта мәктәбе тәрбиячесе Гарипова Альмира Миргасим кызы.

«Педагогик табышлар һәм иҗат»:

- Кукмара шәһәренең 6нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы укытучы-логопеды Әхмәдиева Марина Рәсим кызы.

«Иҗади педагог»:

-Кукмара шәһәренең 10нчы номерлы «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Әхмәтгалиева Илзирә Раиф кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X