Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада дәүләт программалары нигезендә зур эшләр башкару күздә тотыла

Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев:

- Программа проектларын формалаштырганда һәр җирлеккә нинди дә булса объект төзүне кертергә тырышабыз. Кечкенә авыллар өчен башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клубны берләштергән объектлар төзү буенча сөйләшүләр, проектны килештерү юнәлешендә эш башладык. Ә быелгы планнарга килсәк, алар саллы: кимендә 25 мең квадрат метр күләмендә торак, ЗАГС бинасы, Ядегәрдә балалар бакчасы, Иске Кнә һәм Янсыбы авылларында клуб биналары куллануга тапшырылырга тиеш. Янсыбыда клуб төзелеше чыгымнарының яртысын “Урал“ хуҗалыгы финанславын да әйтеп үтәргә кирәк. Юл төзелеше программасы буенча Шепшеңгәр авылына асфальт юл салу, Чарлы һәм Нырты юлларын  өлешчә ремонтлау каралган. Шәһәрнең магистраль юлларында электр баганаларын алыштыру, Нур Баян микрорайонында теннис мәйданчыгы һәм спорт комплексы, Вахит авылында ял паркы төзү төгәлләнәчәк. Район үзәк дәваханәсендә ремонт эшләренең өченче этабы – поликлиниканы төзекләндерү башланды, 50 миллион сумга заманча медицина җиһазлары алу да планлаштырыла. Шулай ук үзара салым акчаларына да зур күләмле эшләр башкарылачак.

 

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk