Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада булган төп вакыйгалар: 2021 ел ниләр белән истә калачак

2021 ел вакыйгаларга бай булды. Матур традиция буенча Кукмара районының 2021 елдагы үсешенә нәтиҗә ясыйбыз.

Манзарас авылы клубының стенасыннан алдагы буыннар өчен 1985 елда куеп калдырылган капсула алдылар. Аны Бөек Җиңүнең 100 еллыгында ачарга тиеш булганнар, әмма бинада ремонт эшләре башланып киткәч, капсула алдарак табылган. 
 
Районга эш визиты белән Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан килде. Төрек дипломаты район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашты. 

“Олимп” Баз сараеның “Ягуар” командасы Зәй шәһәрендә узган Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалыннан беренче урын белән кайтты. 
 
“Китап-фест – 2021” төбәкара балалар китабы фестивале кысаларында Кукмарага танылган режиссер һәм продюсер Егор Кончаловский килде. Ул Кукмара балалар китапханәсенә бабасы Сергей Михалков исемен бирү тантанасында катнашты.
 
Туембаш авылында яңа төзелгән авыл җирлеге бинасы ачылды. Бинаның гомуми мәйданы 110 квадрат метрны били. Җирлек халкының сөенечен “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы Сергей Димитриев уртаклашты. 
 
Район Мәдәният йортында Кукмараның үсеше өчен бар көчен куйган, 1965-1980 елларда КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән Атлас Минхәер улы Булатовка багышлап чыгарылган китап тәкъдим ителде. 
 
Өлге авылында үзгәртеп корылган мәчет ачылды. Аллаһ йорты 250 кешене сыйдыра алачак. Анда ирләр өчен – фарыз залы, уку-укыту бүлмәләре, хатын-кызлар өчен намаз уку урыннары бар. 
 
Кукмарада “Рухи тәрбия үзәге”нең беренче нигез ташына истәлек капсуласы салынды. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. “Рухи тәрбия үзәге” 4-12 яшьлек балалар өчен әхлак тәрбиясе һәм уен формасында дини тәгълимат бирү урыны булачак. 
 
Эльбрус тавында Кукмара флагы җилфердәде. Райондашыбыз Ленар Мөхетдинов галәмнең иң биек җиде ноктасы исемлегенә кертелгән Эльбрус тавының диңгез өсте биеклегеннән 5621 метр югарылыкта булган “Көнчыгыш” өлешенә менде. 
 
Кукмара районының ЗАГС бүлегендә никахларын теркәгән йөзенче пар – Диләрә һәм Фәнзил Җәләлетдиновлар булды. 
 
Туембаш авылында яшәүче Зилә һәм Рафис Шакирҗановлар, туган авылы Чуллыда төпләнгән Айгөл Габделхакова гаиләсе федераль программа буенча төзелгән яңа йортларда өй туйлары үткәрде.  
 
Район башлыгы инициативасы һәм республика Президенты ярдәме белән Кукмарада телевидение ачылды. “Кукмара24” тапшыруларын Летай операторыннан файдаланучы һәркем карый ала. Тапшырулар “Татарстан24” каналында җомга көнне 19 сәгатьтә эфирга чыга. Шимбә көнне иртәнге 7 сәгатьтә, дүшәмбе 19 сәгатьтә кабатлап күрсәтелә. 
 
Район газетасын һәм телевидениене берләштергән редакция капиталь төзекләндерелгән яңа бинага күчте. 
 
Районыбыз энергетиклары өй туен билгеләп үтте: капиталь төзекләндерелгән, өр-яңадан үзгәртеп корылган административ бина үзенең ишекләрен ачты.

Бөтенроссия халык санын алу үткәрелде. Ул цифрлы форматта башкарылды. Кукмара районында 15 теркәү, 93 санау участогы эшләп, аларда Россия Эчке эшләр министрлыгы аша тикшерелгән, югары белемле 109 теркәүче хезмәт күрсәтте. 
 
Кәркәүч һәм Түбән Үрәс авыл мәктәпләрендә 20шәр урынлы балалар бакчалары ачылды. 
 
Күкшел, Байлангар, Югары Чура авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа автомобиль ачкычлары алды. Әлеге зур бүләк аларга муниципаль берәмлекләр конкурсында җиңү яулаган өчен тапшырылды. 
 
Кукмарада “Барс Арена” универсаль спорт залы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты. Республика бюджеты хисабына төзелгән бинада төрле күнегүләр уздыру, волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнау өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. 
 
Федераль программаның “Авыл территорияләренең заманча йөзе” ведомство проекты буенча төзелгән “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Комплекс стандарт мини-футбол, бадминтон, волейбол һәм зур теннис мәйданчыкларын үз эченә ала. 
 
Моңа кадәр Менделеевск районында эшләгән Антон Чураков Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнде. Аны коллективка Татарстан Республикасы прокуроры  Илдус Нәфыйков тәкъдим итте. 
 
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Сергей Димитриевка телеграмма юллады. Анда: “Вахитов исемендәге хуҗалык терлекчеләре кооператив тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 100 тонна сөт җитештерүгә иреште. Мин чын күңелдән сезнең барыгызны да хезмәт казанышыгыз белән тәбрик итәм”, - диелә. 
 
Лубян урман-техник көллияте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Көллият оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 
 
“Россия ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә Кукмара 3нче урта мәктәбенең музыка укытучысы Роза Сәйфуллина конкурс лауреаты булды. Манзарас мәктәбенең химия укытучысы Ранис Хисанов “Педагогик дебют” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. 
 
Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Кукмарада күчмә кабул итү үткәрде.
 
Балыклы авылында үзара салым акчасына һәм “Урал” хуҗалыгының ярдәме белән мемориаль комплекс ачылды.
 
2021 елда район Сабан туеның абсолют батыры булып Югары Казаклардан Ринат Дәүләтшин калды. Яшьләр арасында җиңүче – Янилдән Рүзәл Тимергалиев. 
 
Районыбыз мәктәпләрен тәмамлап, барлыгы 210 егет һәм кыз кулларына өлгереш аттестаты алды. Алия Гарифуллина (рус әдәбияты, Кукмара 4нче урта мәктәбе), Айдар Сабиров (рус теле, күппрофильле лицей), Булат Әхмәдиев (химия, Манзарас урта мәктәбе), Ләйсән Гыйлаева (тарих, Манзарас урта мәктәбе) Бердәм дәүләт имтиханнарын 100әр баллга тапшырды. 
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk