Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында сумкалар тапшырдылар

Канцтоварлар тутырылган яңа портфельләрне аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле 30 бала алды.

Бүген Кукмарада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле 30 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының әтиләр Берлеге әгъзасы Әмир Мамин, республикада тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Пушкарев, «Игелекле кешеләр Лигасы» хәйрия фонды директоры Лилия Мөхәммәтҗанова һәм башкалар сәламләде.

Бүләкләргә балалар гына түгел, әти-әниләр дә шатланды.

«Бәйрәмгә улым Данил белән килдек. Быел ул күппрофильле лицейга беренче сыйныфка укырга барачак. Баламның сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле, гаилә кеременең зур өлеше даруларга, махсус туклануга китә. Балаларга һәм ата - аналарга ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә, иганәчеләргә зур рәхмәт», - диде Кукмарадан Римма Федоренко.

Быел районда 658 бала беренче сыйныфка укырга барачак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев