Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада хәйрия акциясе кысаларында балаларга сумкалар тапшырылды

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә ТР Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашты.

Бүген «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында, районыбызның  матди яктан мохтаҗ гаиләләрендә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга  мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырылды.

Балаларны һәм әти-әниләрне район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Конституцион суды рәисе, Кукмара якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан  Дәүләт Советы депутаты  Римма Ратниковалар сәламләде.  

«Бәйрәмгә улым Айназ белән килдек. Ул быел беренче сыйныфка укырга бара. Беренче гимназиягә әзерлек төркеменә дә йөрдек. Мәктәп тә, укытучылар да бик ошады. Директор да ачык йөз белән каршы алды.  Алга таба да баланың күңеле төшмәсен, яратып укысын, карантиннар булмасын идее. Сумка, мәктәп кирәк-яракларын алдан алып әзерләп куйган идек. Әмма монысы да артык булмас, дип уйлыйм. Сабыйларны, аларның әти-әниләрен сөендергән өчен район җитәкчелегенә, иганәчеләргә зур рәхмәт», - диде Кукмарадан Рәзинә Һадиева.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk