Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе үз эшен башлап җибәрде

Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе үз эшен башлап җибәрде. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халык санын алуны үткәрүгә әзерлек эшләре тулысынча үтәлде.

Халык санын алуда берничә юл файдаланыла. Әйтик, интернет-исәпкә алуны 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узып була.

Россия Федерациясенең «Дәүләт хезмәтләре» порталына кереп, теркәлмәгән очракта – теркәлеп, анда «Халык санын алуны узарга» хезмәтен сайлыйсың да электрон исәпкә алу кәгазен тутырасың. Шәхси кабинеты булган кеше аны үзе өчен генә түгел, ә барлык гаилә әгъзалары өчен дә башкара ала. Интернет аша халык санын алу узганнан соң, шәхси кабинетка QR-код һәм раслау кодлары килә. Аларны сезгә исәпкә алучы килгәнче сакларга кирәк. Исәпкә алучы кодка сканер ясый һәм сезнең халык санын алуда катнашуыгызны раслый. Шулай ук теләүчеләр исәпкә алуны күпфункцияле үзәктә һәм стационар участокларда уза ала. Кукмара шәһәренең «Олимп» Боз сарае бинасында һәм район Мәдәният йортында стационар участоклар эшләячәк. 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эш режимы: 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Барлык исәпкә алу участокларының адреслары һәм аларның контакт телефоннары районның рәсми сайтында урнаштырылган.

Шулай ук халык санын алу традицион ысул белән дә башкарылачак. Исәпкә алучы өйгә керә һәм кешенең әйтүе буенча анкетаны тутыра. Аларны тану җиңел булачак: сан алучылар махсус жилет киячәк һәм муенына халык санын алу символикасы төшерелгән шарф куячак. Шулай ук аның паспорт күрсәткәндә гамәлдә булган таныклыгы һәм зәңгәр сумкасы булачак. Исәпкә алу кәгазьләре бары тик сораштырылучылар сүзләреннән генә тутырылачак, бернинди документ та күрсәтергә кирәкми.

Халык санын алуның девизы – «Киләчәк төзибез». Халык санын алуда катнашып, без киләчәкне булдыруда катнашабыз. Аның нәтиҗәләре тормышыбызны уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирүче төрле милли проектлар әзерләү өчен файдаланылачак.

Эльмира ХАФИЗОВА,

район дәүләт статистикасы бүлегенең

баш белгеч-эксперты
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X