Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Тантаналы чара Билгесез солдат көне уңаеннан үткәрелде.

Бүген Кукмарада Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Әлеге чара Билгесез солдат көне уңаеннан үткәрелде.

Геройларны бер минут тынлык белән искә алу өчен район башлыгы Сергей Димитриев, район хакимияте вәкилләре, ветераннар һәм яшь активистлар килде.

«Ел саен 3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышына безнең районнан 18 меңнән артык кеше киткән. Шуларның 11 меңгә якыны һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. 7 меңгә якын якташыбыз җиңү белән кайткан. Без аларның батырлыгын беркайчан да онытмабыз», - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Әйе, киләчәк буыннарның төп бурычы - геройларны онытмау, алар турындагы истәлек һәм белемнәрне яңа буынга тапшыру.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk