Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Без срока давности» дигән хәрби документлар күргәзмәсе ачылды

Анда гади халыкның трагедиясе, оккупацияләнгән территориядә нацистларның кансызлыгы гәүдәләнә.

Кукмара үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышы елларына багышланган күргәзмә ачылды. Анда гади халыкның трагедиясе, оккупацияләнгән территориядә нацистларның кансызлыгы гәүдәләнә.

«Күргәзмәдә тәкъдим ителгән документлар нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан гамәлгә ашырылган фаҗигале аспектларны чагылдыра. Бу – җәза операцияләре, тыныч халыкны күпләп юк итү, ачлык белән җәфалау, яшәп булмый торган шартлар тудыру, балаларга каршы җинаятьләр, мәҗбүри эш һәм халыкны Германиягә куу, хастаханәләрдә һәм башка дәвалау учреждениеләрендә булган гражданнарны юк итү», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күргәзмә эшчәнлеге секторы мөдире Раниф Гыйззәтов.

Ул күргәзмәдәге һәр стендның аерым төбәккә багышланган булуын билгеләп үтте. «Бәхеткә, күргәзмәдә Татарстан тәкъдим ителмәгән, чөнки безнең республика нацистлар Германиясе тарафыннан оккупацияләнмәгән. Бу – безнең гражданнарның, солдатларның, ата-бабаларыбызның зур казанышы», - дип өстәде Раниф Гыйззәтов.

Материаллар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Без срока давности» Федераль проекты кысаларында бастырып чыгарылган.

Күргәзмә белән теләгән һәркем таныша ала, керү ирекле. Ул 10 көн дәвамында эшләячәк.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев