Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Беслан корбаннарын искә алдылар

Кукмаралылар күккә ак шарлар очырды һәм «Тормыш тамчысы» акциясендә катнашты.

Бүген, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, Кукмараның Комсомол мәйданында Бесландагы теракт корбаннарын искә алдылар. Чарада ОВД ветераны Радик Габдрахманов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, хәрби комиссар Альберт Гомәров, кулларына төрле плакатлар тоткан укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты. 

«Бүген илебездә, республикабызда хәтер көне. Яңа мәгълүматлар буенча 2004 елда Бесланда 335 кешенең гомере өзелә, шуларның 186сы – балалар. Бу ачы кайгыны һәрберебез күңел аша үткәрергә тиеш. Кешеләрнең, балаларның гомерләре өзелмәсен, илебездә тынычлык булсын иде. Быелгы уку елында мәктәпләрдә дүшәмбене әләм күтәреп, Россия һәм Татарстан гимнын тыңлап башлаячакбыз, ә атна ахырында шимбә көнне әләм янәдән төшереләчәк. Бу ел дәвамында шулай кабатланачак. Белем йортларында тагын бер яңалык кертәбез: “Иң мөһим әйберләр турында сөйләшү” дигән тәрбия сәгатьләре уздырылачак. Анда укучылар белән илебез, аның тынычлыгы, безнең киләчәгебез турында сөйләшүләр булачак», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Илфат Әхмәдуллин.

Укучылар теракт корбаннары истәлегенә күккә ак шарлар очырды. «Тормыш тамчысы» акциясе кысаларында теләге булганнар, савыттан учларына су алып, куакларга һәм чәчәкләргә сиптеләр. Моннан 18 ел элек террорчылар Беслан мәктәбен басып алган көннәрдә өч көн буе сусызлыктан тилмергән тоткында калучыларга җитмәгән су белән символик рәвештә шулай итеп бүлешә алдылар. 

Чарада катнашучылар Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мөгаен, бу мизгелләрдә һәркемнең йөрәге: «Ул фаҗига башка кабатланмасын!» - дип  өзгәләнгәндер...

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk