Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада беренче тапкыр нәниләр арасында «Ползуноклар йөгереше» конкурсы узачак

Балалар өч номинациядә көч сынашачак.

Балаларны яклау көне, 1 июньдә, Кукмарада беренче тапкыр нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Ползуноклар йөгереше» конкурсы узачак. Бу хакта Кукмара районының ЗАГС бүлегендә хәбәр иттеләр.

Анда катнашу өчен алты айдан алып өч яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Сабыйлар өч номинациядә көч сынашачак: 1 төркем - «Ползунки» (алты айдан бер яшькә кадәр), 2 төркем - «Йөгерешчеләр» (бер яшьтән ике яшькә кадәр), 3 төркем - «Шустрики» (икедән өч яшькә кадәр). Ярышта катнашучыларның барысын да, сабыйның лидерлыкка чыгу-чыкмавына карамастан, призлар һәм истәлекле грамоталар көтә.

Чара Комсомол мәйданында 18.00 сәгатьтә була. Йөгереш 18.30 сәгатьтә башлана. Заявкалар 30 майга кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 4-05-77 телефоны буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев