Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона этабы үтте

Фестивальнең әлеге этабында Кукмара, Саба, Балтач, Питрәч һәм Мамадыш районнарыннан килгән ветераннар чыгыш ясады.

Район Мәдәният йортында ветераннар арасында оештырылучы «Балкыш» VIII республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона туры үтте. Анда Кукмара, Саба, Балтач, Питрәч һәм Мамадыш районнарыннан килгән үзешчән артистлар чыгыш ясады. 

Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона этабы үтте

Фестивальдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде, үзенең изге теләкләрен ирештерде. Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков быелгы фестивальнең сигезенче тапкыр уздырылуын, Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлануын билгеләп үтте.

Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона этабы үтте

«Бүген Кукмара җирлегендә зур бәйрәм: ветераннар арасында үткәрелүче „Балкыш“ фестиваленең икенче зона турына җыелдык. Әлеге фестиваль ике елга бер тапкыр оештырыла. Бу — бик масштаблы чара. Анда республиканың барлык районнары да актив кушыла. 2012 елда 3,5 мең кеше катнашкан булса, быел 22 меңнән артык үзешчән артист чыгыш ясау теләге белдерде. Өлкәннәр арасында гади һөнәр ияләре дә, җитәкче урыннарда хезмәт куеп лаеклы ялга чыгучылар да бар. Аларның барысын да мәдәният-сәнгатькә, җыр-моңга мәхәббәт берләштерә. Бүгенге көнцертта да биш районнан ветераннар катнаша. Аларга уңышлар юлдаш булсын», — диде Хәбир Иштирәков. 

Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона этабы үтте

«Балкыш» фестивален кукмаралылар башлап җибәрде. Алардан соң эстафетаны башка районнар кабул итте. Җиңүчеләр фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk