Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә

Август аена кергәч, кием-салым, канцелярия товарлары сатучы кибетләрдә үзенә күрә бер җанлану барлыкка килә: ата-аналар  ул-кызларын яңа уку елына әзерли башлый. Үткән атнада без дә Кукмарада урнашкан сату нокталарында булып, товар бәяләре белән таныштык, әти-әниләр белән аралаштык.

Хәтерем ялгышмаса, башка елларны бу вакытта кибетләр халык күплегеннән гөрләп тора иде. Ә бу юлы сату нокталарында кеше алай күп түгел, шау-шу сизелмәде. Кибет киштәләрендә исә ниләр генә юк.

«Башка елларны  июль аеның егермеләрендә үк уку әсбапларын сатуга керешә идек. Быел халык әллә ни ашыкмый әле. Август ахырларында гына кузгалсалар инде. Үткән ел Россия Президенты тарафыннан  мәктәпкә әзерләнү өчен пособие бирелгән иде. Быел да күп кеше әлеге акчаларга өмет итте. Бәлки бу тоткарлык шуның белән бәйледер, халык ниндидер ачыклык булганын көтә. Гомумән алганда, товарларга кытлык юк, ассортимент бик зур, күңелеңә хуш килгәнен сайлап алырга була. Бәяләрдә үзгәрешләр бар, билгеле, хаклары артты. Ул бездән түгел, ә тәэмин итүчеләрдән тора. Товарларның күбесе - чит илнеке, бары тик агач линейкалар гына үзебездә җитештерелгән. Дәфтәрләрнең бәяләренә килгәндә, 12 битлесе – 10, 18 битлесе – 14, ә 24 битлесе 17 сум тора. Аларны Архангельскидан алып кайтабыз. Сыйфатлары бик яхшы, ап-ак битле, бераз шәмәхә төсмер белән, шома, язган вакытта ручка тоткарланып, эләгеп калмый», - диделәр канцтоварлар сатыла торган кибетләрнең берсендә.

Кибеткә балалар өчен кирәк-яраклар алырга килгәндә иң яхшысы – аның үзе белән бару, ди сатучылар. Хәзерге яшьләрнең фикерләре бар, алар ата-ана сайлаганга гына риза була торганнардан түгел. Күптән түгел генә бер малайның апасы белән бабае алган дәфтәрләрен кире алыштырырга туры килгән.

Канцелярия товарлары – мәктәп кирәк-яракларының бер өлеше генә. Форма, физкультура дәресе өчен – спорт, алмаш аяк киеме турында да онытмаска кирәк. Әле бу исемлекне тагын дәвам итәргә була. Акчаң гына җитсен.  

«Ата-аналар балаларына кием-салым сайлаган вакытта сыйфатлы, ел буена җитәрлек булсын, диләр. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, аның нинди материалдан тегелгәнлегенә игътибар итәбез, ул баланың тәне өчен зарарсыз, “сулый” торган булырга, шул ук вакытта заманча, яшүсмерләргә ошарга тиеш. Төркиядә җитештерелгәнен сораучылар да бар. Шуңа күрә ассортиментны төрлеләндерергә тырышабыз», - диде сәүдә үзәкләренең берсендә сатучы  Энҗе Уразаева.

Малайлар өчен аерым костюмнарның бәясе 2200 сумнан башлап 3600 сумга хәтле. Алъяпкычтан тыш кызлар өчен мәктәп күлмәкләре 1550-1700 сум тора.  Фасоннары буенча төрлесе бар: киң, туры итәкле, озын һәм кыска җиңле. Ак, кара алъяпкычларның бәясе исә – 650 сум. Ә букча сатып алган вакытта  950-3000 сум тирәсе акча түгәргә туры киләчәк.

«Җәй башында әти-әниләрдән районда бердәм мәктәп формасы кертү турында сораштыру үткәрелде. Шуңа күрә күп кеше кибетләргә чыкканчы, яңа форма тектерергә туры килмәсме дип, әлеге сорауга ачыклык кергәнен көтте», - диде универмагта сатучыларның берсе.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, әлеге сораштыруга күп кеше уңай җавап биргән. Инде бу уку елыннан ук районның кайбер мәктәпләрендә беренче сыйныфка укучылар яңа формадан барачак. Киләсе елга аларга башка мәктәпләр дә кушылачак.

«Районда бертөрле форма  булу, беренчедән, матур, икенчедән, күпкә уңайлы дип уйлыйм. Чөнки укучылар арасында төрле сәбәпләр белән бер мәктәптән икенчесенә күчү очраклары бар, бу вакытта аларга яңа форма сатып аласы булмый. Яңа мәктәп формасы бик матур, анысы өчен борчылыр урын юк. Форманың материалы һәркемнеке бертөрле. Аны чалбар, итәк, күлмәк итеп тектерергә була, анысын әти-әниләр балалары белән үзләре сайлый. Киләсе ел башыннан без бу эшкә ныклап керешәчәкбез. Мәктәпләрдәге ата-аналар комитеты белән бергә эшләргә туры киләчәк», - диде Илфат Әхмәдуллин.
 
 
Илзия ХАРИСОВА, Байлангар:

- Без тормыш иптәшем белән ике бала тәрбияләп үстерәбез. Кызыбыз өченче сыйныфка укырга бара, улыбыз балалар бакчасына йөри. Кызга букча алдык, ул өч мең сумга якын булды. Сәламәтлеге өчен зыянлы булмаган, ортопедик булганын сайладык. Өс-баш киемнәре алганда танышларым: «Нишләп шундый кыйммәтле киемнәр аласың, балалар тиз үсә, әрәм кала бит»,  - диләр. Минемчә, кием уңайлы һәм сәламәтлеккә зыянсыз булырга тиеш. Бердәм форма буенча да фикерем каршы минем. Ни өчен дигәндә, үзем беренче гимназиядә белем алдым, ак, кара алъяпкыч, күлмәк киеп йөрдек, бик матур, күңелгә якын иде. Нишләп электән килгән шушы матур традицияне бетерергә?
 
Әнисә ВАСИЛЬЕВА, Кукмара:

- Минем ике кызым бар, алар 3нче урта мәктәптә белем алалар, олысы – дүртенче, кечкенәсе  беренче сыйныфка укырга бара. Мәктәпкә әзерләнә башладык, күп әйберне сатып алдык инде,  унбиш мең сум тирәсе акча китте. Тик бу әле чик түгел, былтыргы кебек акча бирелсә, бик зур ярдәм булыр иде. Чөнки бар әйбер дә кыйммәт бит. Ә арзанлысының сыйфаты начар була. Шуңа күрә төрле кибетләрдән карарга, эзләнергә туры килә. Кечкенә кызыбызга форма тектерергә бирдек, ул якынча өч мең сум тирәсенә төшәчәк. Ике кызга алты пар аяк киеме, дүрт блузка, букча сатып алдык. Шуларның барысын да исәпли башласаң, саллы гына сумма килеп чыга.  Без әтисе белән балалар өчен яшибез, эшлибез. Аллага шөкер, хезмәт хакларын вакытында биреп баралар. Иң мөһиме – балалар авырмыйча, исән-сау укысыннар, безне яхшы билгеләр белән сөендереп торсыннар. 

 

Фото:Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев