Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада бал ярминкәсе узды (+Фото)

Җиңү паркы каршындагы мәйданда бал спасы - ярминкә үткәрелде. Әлеге бәйрәм, быел беренче тапкыр оештырылуына карамастан, анда халык шактый җыелган иде. -55 ел умартачылык белән шөгыльләнәм, - ди Түбән Шәмәрдән авылыннан килгән Камил абый Хәмзин. - Умарталарым да күп. Узган ел бер оядан 38 килограмм бал алган булсам, быел чагыштырмача...

Җиңү паркы каршындагы мәйданда бал спасы - ярминкә үткәрелде. Әлеге бәйрәм, быел беренче тапкыр оештырылуына карамастан, анда халык шактый җыелган иде.

-55 ел умартачылык белән шөгыльләнәм, - ди Түбән Шәмәрдән авылыннан килгән Камил абый Хәмзин. - Умарталарым да күп. Узган ел бер оядан 38 килограмм бал алган булсам, быел чагыштырмача аз. Һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпчедер, мөгаен. Чәчәкләрдә кортларга кирәк булган нектар бүленеп чыксын өчен, хәтта төнлә дә 15-22 градус җылылык булу кирәк. Җылы көннәр бик аз булды шул быел. Монда бал гына түгел, прополистан ясалган дарулар да алып килдем. Үзем файдаланам, файдасын да күрәм. Организмдагы микробларны юкка чыгара, сызланулардан, суык тиюдән һәм тагын башка бик күп чирләрдән дәвалый.

Сиксәненче яше белән бара торган Камил абый сүз арасында бәрәңге алмасыннан бәрәңгенең яңа төрләрен үстерүен әйтеп үтте. "Фантазия", "Императрица" дип аталганнарын сатарга да алып килгән.

Районыбызда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп. Ярминкәдә 3 литрлы балны 1500 сумнан тәкъдим итсәләр, кыйммәтсенгән кешегә 100-200 грамлы савытларга салынганнарын сатып алып, авыз итәргә дә мөмкинлек бар иде. Аннан башка теләгән кешегә балның кәрәзлесен, бал корты продукцияләрен сатып алырга була иде. Ош-Юмья авылыннан Регина һәм Рашид Хуҗиннар, ярминкә буласын белгәч, бик теләп катнашырга булганнар. Әтиләре Илсур абый 37 ел умарта тота икән. " Бал юк, дип зарланырлык түгел. Безнең якларда яңгырлар азрак яуды. Аннан соң күчләребез дә көчле токымнан безнең. Өлкәннәргә булышу йөзеннән, монда килергә булдык. Беренче ел булгангамы, халык күбрәк кызыксынып йөри", - диләр алар.

Кенәбаш авылыннан килгән хәвәскәр умартачы Ирек Шиһабетдинов сүзләренчә, уңышның аз булуына башка сәбәпләр дә бар икән. "Юкә чәчәге, кыр чәчәкләреннән башка бал кортларына бал җыяр урын юк, махсус культуралар -көнбагыш, карабодай үстерелми. Шуңа да мондый елны авыргарак туры килә. Балны сортлап аерып булмый, төрле җирдән җыйган катнаш бал быел. Ярминкәләр оештыру кирәк дип уйлыйм, халыкка да сайлау мөмкинлеге зур, без - умартачылар да җыелып фикер алышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз".

Әлбәттә, узган елга караганда, балга бәяләр бераз югары. Бөтен әйбер кыйммәтләнгән вакытта ул гына түбән бәядән кала алмый. Ходай биргән хәзинә булса да, умартачылыкның күп игътибар таләп итә торган "вак" хезмәт булуын умарта тоткан кеше үзе генә беләдер.

Балның сыйфатын тикшереп карау өчен Камил Хәмзиннән берничә киңәш:

Балны кашык белән алып, өскә күтәрергә кирәк. Әгәр ширбәт кушылмаган булса, бал озын булып сузылып менә, "пирамида сыман" өелеп кала. Сыйфатсыз бал сузылмый, тиз "өзелә".

Балга төзелеш карандашы (химический) тыгып карарга була. Крахмал, су һәм башкалар кушылган булса, әлеге балга су салгач, ул зәңгәр төскә керә.

Тормыштан бер мәзәк.

Бервакыт шулай базарда бал сатабыз. Уңыш әйбәт булды ул елны, бәяләр түбән. Өлкән яшьтәге бер апа килде дә бәясе белән кызыксына.

- 3 литры - 1000 сум, - мин әйтәм.

- Нишләп шулай арзан? Былтыргыдыр бу. Минем күрше 1400дән алган. Йә "ялган бал"дыр әле.

- Чиста, "натуральный" бал, апа. Без кеше алдаламыйбыз. 35 ел умарта тотабыз. Бал күп булды быел, шуңа сезгә дә ашатасы килә. Алай очсыз дисәгез, әнә тегендә бер бабай 1300дән сата, шуннан алыгыз.

- Бал ашамасам да торам мин. Шуның кадәр бәягә аламмы соң?

- И-и, апа. Бушка бирсәм, аласызмы соң?.. Чын әйтәм, әйдә бушка бирәм... Хәер булыр, - дим.

Бер дә шаяртуны аңламый торган булып чыкты бу.

- Күрәле, бушка бирәм, ди, бит. Әйтәм бит, җүнле бал түгел, дип. Яхшы әйберсен кеше бушка бирәмени?! - дип, сөйләнә-сөйләнә китеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев