Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада атна саен кичке уеннар оештырыла

Концерт һәр чәршәмбе һәм шимбә – Җиңү паркында, ә якшәмбе көнне Атлас Булатов исемендәге паркта уза

“Кичке уен” диюгә, җыр-моң, гармун, бию, тамаша, төрле кызыклы уеннар күз алдына килә. Кукмара җирлегендә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буынга җиткерү максатыннан, авыл җирлеге үзешчәннәре дә, шәһәребездә атна саен кичке уеннар оештырып, концерт куя. 

Җиңү паркына якынлашканда “Зуркукмаралылар белән без дә чыгыш ясыйбыз бүген, - дип каршы алды “Асылъяр” ансамбле биючесе Гөлниса апа Галимьянова. - Лаеклы ялга чыккач, безнең яңа сулыш ачылды. Тугыз кешедән торган ансамблебез оешуга быел өч ел була. Атнаның һәр көне бүленгән, тик торырга бер генә дә буш вакытыбыз юк. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә –  репетицияләргә, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе йөзүгә йөрибез. Без концертларда бик теләп катнашабыз, кайларга гына чыгыш ясарга бармадык: Казан, Биектау, Нократ Аланы. Менә күптән түгел Курган өлкәсендә оештырылган Сабантуйда катнашу бәхетенә ирештек. Нырьяда уздырылачак удмурт халкының “Гырон Быдтон” бәйрәменә дә әзерләнәбез”.

Әңгәмәбезгә Гөлсана апа Вәккасова да кушылды: “Без сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз: йөзү, гимнастика, ә кыш көне скандинавча йөрү белән шөгыльләнәбез”.
Кыскасы, артистлар әзерләнгәнче, тамашачы җыелганчы, “Асылъяр” бию ансамбле белән якыннанрак  танышырга да өлгердек. 

- Зуркукмаралыларны халык гел сагынып көтеп тора, җылы кабул итә. Программабызда матур җырлар, төрле биюләр каралган. Авыл җирлеге үзешчәннәренең чыгыш ясау графигын район Мәдәният йорты билгели. Кыш көне биредә концерт куйганыбыз булса да, җәйге сезонда беренче тапкыр гына катнашуыбыз, - диде Зур Кукмара мәдәният йорты директоры Рузилә апа Борһанова.
Концертны Зур Кукмара мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әмир Хәләви белән музыка укытучысы Илфат Тимергалиев уен-көлке белән алып барды. Үзешчәннәр эшләренә бик җаваплы караганнар, ныклап әзерләнгәннәр. Илгиз абый Зарипов, күңелләрне кузгатып, гармунда өздерде. Габдрахман Һадиев, Халидә Николаева, Илназ Гайнетдинов, Гөлшат Ризванова, Тәнзилә Ганиева, Илназ Гыйльметдинов, “Сәйлән” җыр һәм бию ансамбле җырларын халык үз итте. Сәхнә бер генә дә тынып тормады, чара Резеда Кузьмина җитәкчелегендәге “Асылъяр” бию ансамбленең татар, удмурт һәм керәшен биюләре белән үрелеп барды.

Габдрахман Һадиев “Килә ява, килә ява, ияләшкән бер болыт” дип җырласа да,  катнашучыларның бәхетенә күрәме, болыт Кукмараны читләтеп кенә үтте. 
- Концертларга кеше аз йөри, ләкин һава торышы нинди булуына карамастан, без атна саен ашкынып киләбез. Мондый чараларга белдерү-игъланнар җитми кебек, шуңа да халык белмичә кала дип уйлыйм, - диде Мәүлиха апа Фатыйхова, үзенең фикерләре белән уртаклашып.

Артистларны читтән генә күзәтеп тормыйча, алар янына чыгып биеп йөргән Равия апа Тимергалиева белән дә аралаштык. 

- “Кичке уен”нарга килеп, рәхәтләнеп ял итеп кайтам, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул. - Район Мәдәният йортына шалтыратып, кемнәр чыгыш ясавы белән кызыксынып торам. Бүген зуркукмаралыларны күргәч сөендем, аларны бик яратам. Балаларны да ияртмичә, өйдән үзем генә иркенләп чыгып китәм. Концерт һәр чәршәмбе һәм шимбә – Җиңү паркында, ә якшәмбе көнне Атлас Булатов исемендәге паркта уза. Берсен дә калдырганым юк, бөтен бәйрәмгә бик теләп йөрим.

Алып баручылар яшь җырчы Илназ Гыйльметдиновны “Казанга Венера Ганиевага юл тоткан талантлы Зур Кукмара егете” дип таныштырдылар. Шунысы сөендерә: катнашучылар һәм тамашачылар арасында яшьләр күп иде. Кукмарадан Рәйханә һәм Владислав Маяковлар ике һәм өч яшьлек кечкенә балалары белән килгәннәр. “Кичке уен”ны бик ошаттык, балаларыбыз да рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар. Һичшиксез, мондый чаралардан бүтән калмыйбыз, диделәр алар бертавыштан.

Халык һәр чыгышны яратып, үз итеп карады, алкышларын кызганмады. Чын бәйрәм рухы һәр кешенең күңеленә үтеп кергәндер. Караңгы төшкәч тә, музыка тирә-якка яңгырап торды: “Кичке уен” дискотека белән тәмамланды.

фото: Йолдыз Низамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk