Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада әти-әниләр БДИ тапшырды

Бу юлы Бердәм дәүләт имтиханын тарих фәне буенча яздылар.

Бүген Кукмарада ел саен үткәрелә торган «Бергә тапшырабыз. БДИны әти-әниләр тапшырган көн» Бөтенроссия акциясе узды. Бу юлы Бердәм дәүләт имтиханын тарих фәне буенча яздылар. Чара Манзарас урта мәктәбендә уздырылды.

Кукмарада әти-әниләр БДИ тапшырды

Тарих фәненнән БДИны чыгарылыш укучыларының әти-әниләре белән бергә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дә тапшырды.
Имтихан бирү аудиториясенә паспортны күрсәтеп, металл детекторы аша уздылар. Сыйныфта исә күзәтүчеләр тарафыннан тулы инструктаж үткәрелде.

Кукмарада әти-әниләр БДИ тапшырды

«Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә БДИга әзерлеккә бәйле артык киеренкелекне бетерү, имтихан үткәрү процедурасы белән танышырга ярдәм итү максатыннан оештырыла», — дип сөйләде район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Шакирова.

Кукмарада әти-әниләр БДИ тапшырды

Катнашучылар тарих фәне буенча имтиханның кыскартылган вариантын язды. Ул 2024 елда БДИ вакытында укучыларга тәкъдим ителәчәк биремнәргә охшаш сораулардан тора.

Кукмарада әти-әниләр БДИ тапшырды

«Мәктәпне инде күптән тәмамладым, шуның өчен бераз борчылам. Безнең вакытта имтиханнарны мондый форматта тапшыру юк иде бит. Бүген без балаларыбызны БДИда нәрсә көткәнен аңлар өчен килдек», — дип үз фикерләре белән уртаклашты әниләрнең берсе Эльмира Вәлиева.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk