Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада алкалы хоккей буенча «Йолдызлар Кубогы» турниры уза

Турнирда алты команда уйный.

«Олимп» Боз сараенда үзешчән командалар арасында «Йолдызлар Кубогы»на хоккей буенча юбилей турниры уза.

Командаларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Марсель Фәхриев, район прокуроры Антон Чураков, Кукмара районы суды рәисе Рәмис Мутиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевлар сәламләде.

«Бүген хоккей буенча бишенче юбилей турниры уза. Ул юкка гына "Йолдызлар Кубогы" дип аталмый, чөнки, нигездә, уенчылар – йолдызлы погонлы кешеләр. Бу еллар дәвамында без бу матур шәһәрне яраттык. Турнирны оештыручыларга рәхмәт. Ә командаларга уңышлар телим, иң көчлеләр җиңсен», - диде катнашучыларга Марсель Фәхриев.

Турнирда «ВКХ» (Кукмара), «Витязь» (Сосновка), «МВД» (Казан), «Чайка» (Казан), «Югары суд» (Казан), «Прокуратура» (Казан) командалары катнаша.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk