Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды

Утырышта ун төбәктән, бер чит илдән һәм республиканың 29 районыннан килгән гүзәл затлар катнашты

Бүген Кукмарада “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Әлеге чара “Оста кулда һөнәр бар” дигән исем астында үтте. Утырышта ун төбәктән, бер чит илдән һәм республиканың 29 районыннан килгән гүзәл затлар катнашты.

Кунакларны Кукмара районы чигендә каршы алганнан соң, Вахит авылы мәдәният йортына юл тоттык. Анда “Наза”, “Тургай” ансамбльләре үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте. Клубның фойесында көзге муллыктан күргәзмә әзерләнгән иде, шулай ук мәктәп укучыларының агачтан, кәгазьдән ясаган сувенирлары, чиккән эшләнмәләр дә беркемне битараф калдырмады. Мастер-класслар карагач, концертлар залында Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, мәдәният йорты директоры Нәсыйхә Нәбиеваларның чыгышлары тыңланды.

Алга таба Зур Сәрдек авылына юл алдык. Кунакларны җирлекнең “Сердәш”, “Чәчкә” бию ансамбльләре каршылады. Зур Сәрдек гимназиясе, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең мастер-класслары, Сәлим Сәләховның агачтан ясалган кул эшләре, Рәдүлә Ситдикованың чигүле эшләнмәләре, шәхси эшмәкәр Миннефәнис Хәмәтдиновның камыр ризыклары, сөт продукцияләре беркемнең дә игътибарыннан читтә калмады. Тамаша залында күрәстелгән “Кызыл олау” композициясе дә көчле алкышларга күмелде.

Шәһәребезнең “Йолдызлык”, “Кояшкай” балалар бакчаларында, күпрофильле лицейда да күптөрле мастер-класслар күрсәтелде.

-Кукмараны бик ошаттык. Монда, чыннан да, алтын куллы, ачык йөрәкле, шат күңелле халык яши икән. Мастер-класслар, күргәзмәләр карап үзебезгә зур тәҗрибә тупладык. Оештыручыларга рәхмәтебез чиксез, - диләр кунаклар.

Утырышның рәсми өлеше район Мәдәният йортында узды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk