Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 60 бала мәктәп кирәк-ярагы салынган сумка алды

Чара “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында үтте

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында районыбызның авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 60 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырылды. Балаларга әлеге бүләкне “Бердәм Россия” сәяси партиясе ясады.

Сумкаларны тапшыру тантанасында балаларны һәм аларның әти-әниләрен “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, “Гаилә канаты астында” Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова, район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

-Гаилә турында сөйләгәндә без бары тик якты хисләр генә кичерәбез, - диде Изольда Жуйкова. - Гаилә ул әби-бабай, әти-әни һәм әлбәттә, сез - балалар. Мин сезнең барыгызның да сау-сәламәт, бәхетле булуыгызны телим. Алдагы тормышыгыз якты булсын. Киләчәктә мәктәп елларын, мәктәпне, укытучыларны, сыйныфташларны җылы итеп искә алырлык булсын. Тырышып уку, төпле белем алу өчен без сезгә бүген уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырабыз. Актив, белемле, игелекле булуыгыз, балалар.

Чара балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны", Фәнил Мәрсетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев