Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 407 кеше район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша даими эшкә урнаштырылган

Алар күбесенчә авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәт куялар

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге - халык иң еш мөрәҗәгать итә торган оешмаларның берсе, дисәк, һич ялгыш булмас.

- Эш эзләүчеләр күп булуга карамастан, аларның һәммәсе дә без тәкъдим иткән вакансияләр буенча эшлим дип тормый. Берсенә - хезмәт хакы, икенчесенә эш графигы ошап бетми, дигәндәй... Әмма без үзара сөйләшә, аралаша торгач, ничек булса да уртак фикергә киләбез. Әйтик, быел вакытлыча җәмәгать эшләренә 128 кеше тартылды. Алар территорияләрне төзекләндерү, кадрлар бүлеге эшләрен башкардылар. Һәрберсенә үзәктән ай саен билгеле бер күләмдә матди ярдәм күрсәтелде. Ә менә 407 кеше мәшгульлек үзәге аша даими эшкә урнаштырылды. Шуларның 45е – физик мөмкинлеге чикле булганнар, 270е – яшүсмер, 8е – инвалид яшүсмер. Алар күбесенчә авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәт куялар. Кемдер тракторчы, сыер савучы булып эшли, кемдер хуҗалыкта төрле эшче вазыйфаларын башкара, шулай ук тегүчеләр дә бар, - ди үзәк директоры Әсхәт Җиһаншин.

Тырыш һәм максатчан булганнарга хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша бушлай укулар да оештырыла, ай саен стипендия түләнә. Әгәр укыту Кукмарадан читтә икән, андый вакытта студентлар яшәү урыны белән тәэмин ителә. Кукмаралылар арасында трамвай, троллейбус йөртүче һөнәрен үзләштерүчеләр дә булган. Алар, кулларына диплом алып, хәзерге вакытта Казанда уңышлы гына эшлиләр. “Яшел хуҗалык хезмәткәре” дигән белгечлек буенча укыган 16 кешегә Лесхоздагы питомниктан эшләр тәкъдим ителгән.

Районда үзәк аша субсидия алып, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Хәзерге вакытта 14 кеше чәчтараш, балалар чәчтарашы, пешекче, камыр ризыклары (пирог, торт) пешерү, маникюр ясау кебек эшләрне башкаралар, үзләрен сәүдә өлкәсендә сынаучылар, балалар уен бүлмәсе ачучылар да бар.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk