Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 40 фатирлы өр-яңа йортның ачкычлары ияләренә тапшырылды (+фото)

Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, тумыштан инвалидларга, бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга бирелде. Яңа йорт тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Көн салкын һәм җилле булуга карамастан,...

Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, тумыштан инвалидларга, бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга бирелде.

Яңа йорт тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Көн салкын һәм җилле булуга карамастан, халык та бик күп. Шулай булмыйни?! Фатир ачкычлары көн саен тапшырылмый бит, дусларның, туганнарның, якыннарның шатлыкларын уртаклашып калырга кирәк.

Йорт ачылу тантанасында район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

-Халыкны торак белән тәэмин итү юнәлешендә Кукмарада эш нәтиҗәле бара, - дип билгеләп узды район җитәкчесе, үзенең тәбрикләүләреннән соң. - Узып баручы 2014 ел да районыбыз тарихында истәлекле вакыйгалар, зур эшләр белән кереп калыр. Ел дәвамында халык өчен кирәкле булган объектлар сафка басты. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбриклим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев