Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 32 фатирлы коммерцияле торак йорт төзелә

Бүгенге көндә йортның икенче катын төзиләр.

Кукмараның Вахитов урамында коммерцияле күпкатлы торак йорт төзеләчәге турында хәбәр иткән идек инде. Төзелешне Казанның «Булгарстройкомплект» оешмасы башкарачак.

Район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова сүзләренә караганда, бүгенге көндә йортның икенче катын төзиләр. Анда 16 – бер, 10 – ике, 6 – өч бүлмәле фатирлар урын алачак. Фатирлы булырга теләүчеләр инде шактый икән.

 «Фатирны тулысынча акча түләп тә, кредит рәсмиләштереп тә алып булачак. Әлеге йорт яхшы урында, балалар бакчасы, мәктәп, сәүдә үзәкләре дә янәшә генә. Шулай ук автобус тукталышы да ерак түгел. Торак мәсьәләсе буенча сорауларга җавап алу өчен миңа мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итү көннәрем: дүшәмбе, сишәмбе, җомга сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр. Эш телефоны: 2-60-55», - дип ачыклык кертте Руфия Хәкимова.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X