Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 14 кеше карантинда

Коронавируска тикшерү өчен 47 кеше анализ бирде

Бүгенге көндә Кукмара районында 14 кеше карантинда. Аларның 9ы - чит илдән кайтучы, ә 5се – алар белән контактка керүчеләр, дип хәбәр итте район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев.

«Карантинда булучыларның һәммәсе дә өйләрендә, үз-үзеңне изоляцияләр режимында, табиб күзәтүендә. Коронавируска тикшерү өчен 47 кеше анализ бирде. Шуларның 38е – “тискәре” булып кайтты, калганнарының нәтиҗәләрен көтәбез», - диде Руслан Димитриев.

Дәваханәдә салкын тию, кискен респиратор вируслы авыручыларның көндәлек рәвештә саны алына. «Бүген иртә беләнгә булган мәгълүматлар буенча, дәваханәгә 47 кеше мөрәҗәгать итте, аларга табиб киңәшләре, тиешле дәвалау чаралары күрсәтелде. Пневмония белән авыручылар юк», - диде баш табиб урынбасары.

Кукмара районында коронавирус белән авыручылар юк, дип тынычланырга ярамый. Тиешле саклык чараларын күрергә кирәк.

фото: Эльвира Мубаракшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk