Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 100гә якын лампочка алыштырылачак

Рөстәм Әхмәдуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары:

- Шәһәребез урамнарын иске баганалардан арындыру махсус проект һәм "Торак пунктларда яктыртуны торгызу программасы" нигезендә башкарыла. Игътибар иткәнсездер, элеккеге тупас ут баганаларына караганда алар күпкә зәвыклырак. Район башлыгы Сергей Димитриев "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев белән сөйләшүләр алып барганнан соң, бу эш башланып китте, һәм безнең районга 30 миллион сум акча кайтты. Бу акча бары тик кабель өчен генә тотыла. Ә калганы - баганаларны, детальләрне, идарә итү щитлары урнаштыру - үзара салым акчасына. Шәһәр урамнарын яктырту белән беррәттән авыллар да читтә калмый. "Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын яктырту" дигән республика программасы да районда уңышлы эшли. 2015 елда - Кукмараны әйләнеп үтүче, 1016 елда - Ядегәр, 2017 елда - Янил авыллары аша үтә торган юл кырыйларына баганалар урнаштырылды. Быел исә Түбән Шәмәрдән һәм Тарлау авыллары бу программага кертелде. Шулай ук Важашур, Пычак, Зур Сәрдек, Урта Комар, Ош.Юмья җирлекләрендә дә бу эш башкарылачак. Кукмараның үзендә 100гә якын лампочка алыштырылачак.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев