Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара үзәк дәваханәсендә диспансерлаштыру узу вакытлыча туктатыла

Барлык табиблар да авыруларны штат режимында кабул итәләр.

Кукмара районында, коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә, халыкны диспансерлаштыру вакытлыча туктатылды. Бу турыда район үзәк дәваханәсе баш табибы Равил Хәлиев хәбәр итте.

«Кукмара районы үзәк дәваханәсендә, коронавирус эпидемиясенә бәйле рәвештә, халыкны диспансерлаштыру вакытлыча туктатылды. Барлык табиблар да авыруларны штат режимында кабул итәләр», - диде ул.

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән хәбәр итүләренчә, «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» юнәлеше буенча авыл җирлегендә яшәүче, 65 яшьтән узган, ялгыз гомер итүче, ярдәмгә мохтаҗ, дәваханәгә бару мөмкинлеге булмаган 392 кукмаралы районның медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру узарга, профилактик тикшеренү, скринингка алып барылган.

Алдан хәбәр ителгәнчә, районда өлкәннәргә азык-төлек, дарулар алып кайту, коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ярдәм күрсәтү өчен эшче яшьләрдән волонтерлар отряды төзелде. Өлкәннәрдән шалтырату кабул итү өчен «кайнар линия» телефоны булдырылды. Әлеге телефонга - Кукмара шәһәренең Степан Разин урамындагы «Тылсым» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 8(84364) 2-84-37 номерына ялгыз яшәүче өлкәннәр шалтыратып, үз гозерләрен җиткерә алалар.

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk