Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Кукмара” юл ремонт-төзелеш участогы командасы Арчадан җиңү белән кайтты

Алар "һөнәри осталык" бәйгесендә катнашты

“Татавтодор”ның Арча филиалында ел саен үткәрелә торган  “Һөнәри осталык” бәйгесе булды.

“Асфальт-бетон заводының иң яхшы бригадасы” номинациясендә Саба филиалының “Кукмара” юл ремонт-төзелеш участогы 1нче урынны яулады. Команда составында лаборатория инженеры Раушания Мәүликәева, завод операторы Ильяс Хәнәфин, компрессор җайланмасы машинисты Зөлфәт Фәхретдинов көч сынашты. Аларны ярышка прораб Айрат Гыйләҗев һәм лаборатория җитәкчесе Айнур Мостафиннар әзерләде.

“Автомобиль юлларын карап тотучы иң яхшы бригада” номинациясендә Саба филиалы командасы 1нче урынга лаек булды, анда шулай ук “Кукмара” участогы хезмәткәрләре – шофер Марат Шәмсетдинов һәм юл эшчесе Олег Садовников  катнашты. Команданы шушы участокның юл мастеры Фәннур Галиәхмәтов әзерләде.

фото: “Татавтодор”

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев