Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара ягулык сезонына әзерләнә

132 күпфатирлы торак йортларны, шул исәптән үзәктән ягып җылытыла торган 29 йортны, мәктәпләр, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ягу сезонына тулы әзерлек белән кертү күздә тотыла

Язын, ягу сезоны тәмамланып, күп тә үтми, инде киләсе сезонга әзерлек башлана. Җәйләр кыска, бик тиз үтә, көзге салкыннарга кадәр җылыту системасын тикшереп, ремонтлап, яңартып өлгерергә кирәк бит. Шушы максаттан район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин имзасы белән  “Кукмара районы территориясендәге  торак-коммуналь хуҗалык объектларын 2018-2019 елгы җылыту периодына әзерләү турында”гы карар кабул ителгән иде. Әлеге карар нигезендә төп оештыру мәсьәләләре билгеләнде, оештыру һәм башкарылучы эшләргә контрольлек итү өчен район штабы төзелде.

Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәкимуллин сөйләвенчә, барлыгы 64 газ котельныен, 15 чакрымнан артык – җылылык челтәрләрен, 79 чакрымнан артыграк – суүткәргеч торбаларны, 34 чакрымнан артык канализация челтәрләрен кышка әзерләү бурычы куелган. Шулай ук 132 күпфатирлы торак йортларны, шул исәптән үзәктән ягып җылытыла торган 29 йортны, мәктәпләр, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ягу сезонына тулы әзерлек белән  кертү күздә тотыла.

- Бу эшләрнең һәммәсе үз темплары белән бара, җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаячак, - дип ышандырды Азат Гарифуллин. – Кукмарадагы күпкатлы йортларның барысында диярлек инде ике контурлы индивидуаль мичләр урнаштырылган, ул йортларда яшәүчеләргә ягу сезонын көтәсе юк, кирәк чакта мичне кабызып кына җибәрәсе. Мәгариф, мәдәният учреждениеләренең - үз җылылык котеллары, аларга  “Инженерлык челтәре” хезмәт күрсәтә. Каты ягулык кулланыла торган клубларга ташкүмер кайтарылды.

“Инженерлык челтәре” хезмәткәрләре тарафыннан бүгенге көнгә зур күләмле эшләр  үтәлгән. Графикка сыешалар, сыйфат ягын да кайгырталар.

- Кукмараның  Чехов урамындагы 3нче торак йортка һәм “Кыңгырау” балалар бакчасына тоташкан җылылык трассасы яңартылды: иске торбалар урынына яңа пенополиуретан торбалар сузылды, -  дип сөйләде әлеге оешма җитәкчесе Наил Гыймадиев. – Район Мәдәният йорты артыннан уза торган җылылык торбалары да алыштырылды. Моннан тыш, районда алты котельныйга реконструкция ясалды.  Вахитов урамындагы  “Ромашка” балалар бакчасына,  Зур Кукмараның “Ялкын” спорт клубына, Пычак, Лельвиж, Нырья, Нырты мәктәпләренә җылылык бирүче котельныйлар бу. Аларның файдалы эш коэффициентлары түбән иде, технологик таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәрттек. Барлык эшләр үз көчебез белән башкарылды.

Шушы зур хезмәткә кемнәрнең өлеше кергәнен дә белештек. Җитәкче безгә өч бригаданы атады. Илнур Гарипов, Ирек Нәкыйпов (мастерлары Александр Фокин), Рафил Шәфигуллин, Заһир Шәфигуллиннарга (мастер – Райнур Галиев) авыл участоклары беркетелсә, Кукмара участогында аерым бригада эшләгән. Болар: Газинур Гомәров, Марсель  Минневәлиев, Илфар Мәүликаев, Ринат Якупов, Сергей Яковлевлар. Һәркайсы – үз һөнәренең остасы, диләр.

Шулай ук алтмыштан артык котельныйга тикшерүләр үткәрелде, - дип дәвам итте сүзен җитәкче. - Исәпләгеч, сигнал бирү приборлары тикшерелде. Түбәләре дә игътибардан читтә калмады, сигез котельныйныкы ремонтланып, заманча материаллар белән капланды. Буяу, агарту, мичләрне юу, чистарту кебек көндәлек эшләр дә үз чиратында башкарыла. Котельный операторлары өчен исә укулар оештырылып, имтиханнар алынды.

Моннан тыш, 30 суүткәргеч-канализация коелары төзекләндерелгән. Әйтергә кирәк, кышка әзерлек белән бәйле эшләр “ВодоТехноСервис” җәмгыяте белән берлектә башкарыла.

Райондагы урта мәктәп филиалларында һәм балалар бакчаларында кечкенә көнкүреш газ казаннары урнаштырылган. Аларның әзерлеген  белү өчен хуҗалык-эксплуатация  конторасы директоры Рифат Гыйниятуллинга шалтыраттык. Ул Арчада нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча укуларда булып чыкты.

- Районда  шундый 32 объект бар. Безнең бурыч – газны җибәрү өчен документлар әзерләүдә булышу, хәзер шул эш белән мәшгульбез,  - дип сөйләде ул телефоннан. – Әлеге газ җиһазларына “Газсервис” оешмасы хезмәт күрсәтә. Район газ оешмасы белән дә килешү төзелгән: хезмәткәрләре тикшереп-карап йөриләр. Әгәр газ казанында төзексезлек барлыкка килә икән, аны үз көчебез белән ремонтлыйбыз, үзебезнең эретеп ябыштыручыбыз бар.

Район мәдәният идарәсенә караган  мәдәният объектларының 26сы – газ белән, 16сы - ташкүмер ягып, 15 объект үзәктән җылытыла. Соңгыларына  “ВодоТехноСервис” җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Шулай ук электр белән җылытыла торган объектлар да бар икән, аларның саны 19. Приборларның төзеклеген район электр челтәре хезмәткәрләре тикшереп тора.

- Проблемалар бар инде, аларны хәл итәбез. Быел Күкшел мәдәният йортындагы  газ казаны яңасына алыштырыла,  - ди район Мәдәният йорты директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Дамир Каюмов.

Ягу сезонына әзерлек эшләре дәвам итә. Болай булгач, көзге-кышкы суыкларны  проблемаларсыз каршыларбыз, шәт.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X