Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара ветеринария берләшмәсе кош гриппы таралуга юл куймау буенча чараларны күрү кирәклеге турында хәбәр итә

Хуҗалыкта кош-кортларның күпләп авыруы яки үлеме күзәтелгән очракта, кичекмәстән Кукмара ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү сорала.

Күптән түгел республиканың Тукай районы территориясендә югары патогенлы кош гриппы авыруы теркәлде. Районда әлеге чир таралуга юл куймау өчен ветеринария таләпләрен үтәргә кирәк.

Моның өчен кош хуҗаларына түбәндәге чараларны күрергә киңәш ителә:

- кошларны читкә чыгармыйча гына асрауны тәэмин итү;
- билгеләнмәгән урыннардан кош-корт, кошчылык продуктлары һәм азык сатып алмау;
- хуҗалыкта асралган кош-кортның кыргый кошлар белән контактын булдырмау;
- кошларны асрау урыннарын механик чистарту һәм дезинфекцияләүне тәэмин итү,
- сугым кондициясенә җиткән кошларны иткә чалу.

Кош гриппы белән авыручы яки авыруда шикләнелүче кошларның итен куллану, шулай ук үлгән кошларны җирләү тыела.

Хуҗалыкта кош-кортларның күпләп авыруы яки үлеме күзәтелгән очракта, кичекмәстән Кукмара ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү сорала. Адресы: Кукмара шәһәре, Л.Толстой урамы, 1нче йорт. Телефон: 2-76-04.

Рифат КӘРИМУЛЛИН,

район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X