Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара укучылары үзләренең беренче паспортларын алдылар

Чара Татарстан Республикасы һәм Белем көненә туры китереп оештырылды.

Кукмара районының ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган укучыларга паспорт тапшыру тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы һәм Белем көненә туры китереп оештырылды.

Мөһим вакыйга белән балаларны һәм аларның әти-әниләрен Кукмара районы башлыгы ярдәмчесе Рашат Гарифуллин тәбрикләде.

«Сезне әлеге истәлекле көн белән котлыйм. Бүген сез Россия Федерациясе гражданинының төп документын алдыгыз. Бу документ күп нәрсәгә – законнарны үтәргә, илебез өчен хезмәт куярга мәҗбүр итә. Мин ышанам сез Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булачаксыз», - диде ул. 

Балалар белән бергә бу тантаналы мизгелдә әти-әниләре дә бар иде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk