Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара таналары матурлык конкурсында дүрт призлы урын яулады

Конкурста 90нан артык голштин токымлы мөгезле эре терлекләр арасыннан иң яхшы сыер һәм бозауларны билгеләделәр.

«Агроволга-2021» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы узды. Анда 90нан артык голштин токымлы мөгезле эре терлекләр арасыннан иң яхшы сыер һәм бозауларны билгеләделәр.

Җиңүчеләрне ачыклау өчен, бәйсез эксперт буларак, Венгрия Республикасының голштин-фриз токымлы мөгезле эре терлек җитештерүчеләр милли ассоциациясенең халыкара профессиональ бәяләүчесе Шебек Тамаш чакырылган иде.

Конкурста «Таналар» номинациясендә Вахитов исемендәге хуҗалык - беренче, «Урал» хуҗалыгы танасы өченче урынны алды. «Бер бозаулаган сыерлар» номинациясендә «Восток» җәмгыяте - өченче, «Тулы яшь төркемендәге сыерлар» номинациясендә «Вахитов» җәмгыяте сыеры өченче урын яулады.

Фото: Алексей Леонтьев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев