Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара редакциясендә зур үзгәрешләр көтелә

Бик шатлыклы яңалыгыбыз бар әле, җәмәгать! Аны сезнең белән берничек тә уртаклашмый кала алмыйбыз, чөнки ул редакция хезмәткәрләренә генә түгел, барлык газета укучыларга да кагыла.

Финанс кыенлыклар үзен елдан-ел ныграк сиздергән заманда редакция коллективына да каешны кысыбрак буарга туры килә, акча җитмәү сәбәпле, хыялдагы күп кенә иҗади проектлар тормышка ашмый кала. Хәер, бу бер безгә генә кагылмый, бүген барлык вакытлы матбугат чаралары да иртәгә ничек яшәрбез дигән сорау белән көн күрә. Чөнки тираж кими бара, күпләр газетаның электрон версиясенә өстенлек бирә.  Ә менә безнең бәхеткә, шушы көннәрдә матди хәлебезне яхшыртырга җай чыкты: читтә яшәүче бер иганәче (аның нәсел-нәсәбе Кукмарага барып тоташа), безнең белән элемтәгә чыгып, газетабызга саллы гына суммалар күчереп бару теләге булуын хәбәр итте, инде алай гына да түгел, ике арада килешүләр дә төзелде. Мондый көтелмәгән матди ярдәм күп нәрсәне үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк: апрель аеннан газетабыз атнага өч тапкыр төсле һәм сигез битле булып, ә реклама-белдерүләр, котлаулар бушка кабул ителеп, аерым кушымта булып чыга башлаячак. Газетаның күләме артса да, бәясе шул килеш калачак. Хәбәрчеләребезнең иҗат җимешләрен бергә туплап, ай саен җыентыклар  чыгару да планлаштырыла. Абунәчеләребез арасында уйнатыла торган призлар да затлы һәм кыйммәтле булачак. Редакциянең матди-техник базасын яхшыртырга да вәгъдә бирде иганәчебез: һәр кабинетка  заманча компьютерлар, журналистларга яңа машина, яхшы фотоаппаратлар алып бирәчәк, хезмәт хакларын арттырачак.

Кыскасы, безгә дә, сезгә дә яхшы булачак..., әйе, яхшы булыр... иде..., әгәр җир йөзенә мондый юмарт, киң күңелле миллиардер туса, һәм ул “Хезмәт даны” газетасын яратып укыса, әби-бабаларының кендек каны тамган җирләргә ярдәм кулы сузарга әзер торса. Андый кеше барлыгын бәлки сез беләсездер, газета укучыларыбыз? Белсәгез, адресын безгә дә хәбәр итегез әле. Бәлки ул, чыннан да, безгә матди булышлык күрсәтергә риза булыр, һәм ул чагында сезнең, газета укучыларның да, безнең, редакция коллективының да, газетага кагылышлы уй-хыялларыбыз тормышка ашар!

1 апрель – көлке һәм алдашулар көне белән, кадерле дуслар! Шаяртулар гел уңай тәэсирләр генә калдырсын!

Әгәр бу язмабыз белән кемнеңдер кәефен кырганбыз икән, аннан түбәнчелек белән гафу үтенәбез.

Игътибар: юмор аңламаучыларга зарары булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk