Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының үзәк дәваханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Аны район үзәк дәваханәсе коллективына тәкъдим итү чарасында республика Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Сергей Димитриевлар катнашты.

Бүген район үзәк дәваханәсенә баш табиб итеп Рәхмәтуллин Вадим Булат улы билгеләнде. 

Аны район үзәк дәваханәсе коллективына тәкъдим итү чарасында республика Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Сергей Димитриевлар катнашты. 

«Кукмара үзәк дәваханәсе республика дәваханәләре арасында лидерлар сафында. Коллектив, кадрлар  көчле, дәваханә җитәкчесе һәрвакыт аларга таянып эшләде.Бүгенге көнгә төп максат – “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру, диспансеризацияне сыйфатлы итеп үткәрү, диспансер күзәтүләрне тиешле дәрәҗәдә алып бару.  Әлбәттә, көнүзәк мәсьәләләрнең беренчесе –  коронавируска каршы көрәш. Ә вакцинация ясату төп инструмент булып тора. Коллектив иммунитет булдыру – бүгенге көндә зур бурыч.  Яңа баш табибка район хакимияте белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә стратегик план булдырып, шуның нигезендә эшләү бурыч итеп куела. Аңа хезмәтендә уңышлар телибез», - диде үз чыгышында Илдар Разин улы.

Әлеге очрашуда район башлыгы 45 ел буе сәламәтлек сагында торып, шуның 21 елын район үзәк дәваханәсенең баш табибы булып эшләгән  Хәлиев Равил Билал улына нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Һәм Равил Билал улына «Кукмара муниципаль районының Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде. 

Вадим Рәхмәтуллин Сургут шәһәрендә туа. 2010 елда Евгений Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлый. Сургут шәһәрендә ординатура үтә. Хезмәт эшчәнлеген Сургутта эндоскопист буларак башлап җибәрә. Соңгы вакытта республика клиник дәваханәсенең эндоскопия бүлегендә эндоскопист булып эшләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X