Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының Күкшел авылында күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды

Спорт объекты республика программасы буенча төзелгән.

Бүген Күкшел авылында тантаналы рәвештә күпфункцияле спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды. Бәйрәмгә мәктәп укучылары, балалар гына түгел, өлкәннәр дә җыйналды. Аларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев килгән иде.

«Без төрле республика программаларында, грантларда актив катнашырга тырышабыз. Быел шулар ярдәмендә җирлектә бик зур, мөһим эшләр башкарылды: грант отып, тракторлы булдык, үләт базлары тәртипкә китерелеп, койма белән әйләндереп алынды һәм менә дигән спорт мәйданчыгы төзелде. Ул яшьләр өчен бик кирәк иде, аны күптән көттек. Төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк: Мәчкәрәдә - балалар өчен уен мәйданчыгы, ә Күкшелдә ут баганаларына яңа лампочкалар куелачак», - диде Күкшел авыл җирлеге башлыгы Илшат Рахимуллин, район, республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткереп.

«Без тормыш иптәшем белән өч бала тәрбияләп үстерәбез: олысы Айзат– җидегә, Зәлинә - бишкә, ә кечкенәсе Зөлфинә балалар бакчасына бара. Бәйрәмгә барыбыз бергә килдек, уен мәйданчыгын бик ошаттык. Балаларга спорт белән шөгыльләнү, вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен шундый мөмкинлекләр тудырган район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Алла боерса, район башлыгы юл да төзекләндереләчәк диде, анысы безнең тагын бер сөенеч», - диде Альбина Гайнуллина.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk