Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының ике авылында хоккей тартмалары ачылды

Әлеге корылмаларны «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы ярдәмендә эшләгәннәр.

Бүген Купка һәм Аш-Буҗи авылларында хоккей тартмалары ачылды. Мәдәни чараларга шактый киртәләр куелган заманда яшьләр мондый корылмаларга аеруча мохтаҗ. Хәзер алар буш вакытларын телефон, компьютер артында түгел, ә саф һавада үткәрә, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә ала. Моның өчен хоккей мәйданчыгында бөтен шартлар да булдырылган: зур уен тартмасы, яңа киенү-чишенү бүлмәләре...

Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховның сүзләренә караганда, әлеге корылмаларны «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы ярдәмендә эшләгәннәр, шулай ук иганәчеләр дә булышкан, авыл халкының да көче күп кергән.

Купка, ашбуҗилыларның шатлыгын уртаклашырга район җитәкчелеге дә килгән иде. Район башлыгы Сергей Димитриев, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәповлар спорт корылмалары төзелешендә күп өлеш кертүчеләргә грамота һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар.

«Зур Сәрдек - бик данлыклы җирлек, монда тырыш, булдыклы халык яши, бу турыда хәтта республикада да билгеле. Сез тырышып эшли дә, матур итеп яши дә беләсез, спортны яратасыз. Федераль, республика программалары безгә тормыш шартларын яхшырту өчен зур мөмкинлекләр бирә. Әлеге хоккей тартмасы да шуның ачык мисалы, уңышлар сезгә», - диде район башлыгы, чарага килүчеләрне сәламләп.

Тартмаларны ачу бәйрәменә кызлар-егетләр генә түгел, авылның өлкән абый-апалары, кунаклар да җыелды. Бүген алар өчен чын бәйрәм оештырылды: табада коймак, казанда пылау пеште, самоварда чәй кайнады.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk