Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсе сулыкларда сак һәм игътибарлы булырга чакыра

Боз 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш, шул вакытта гына боз бер кешене күтәреп тора алачак икән.

Быелгы көз мәңге бетмәс кебек тоела башлаган иде. Әмма кыш барыбер үзенекен итә, ниһаять, табигатькә ак төс куна, һава температурасында минус тамгалары күренә башлады. Ноябрь-декабрь айларында елга-күлләрдә боз ката башлауга, сулыклар белән бәйле бәла-казаларның да саны арта. Шуңа бәйле рәвештә Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсе сулыкларда сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

«Көннәр бераз салкынайтып, елга-күлләр нәзек кенә, ялтырап торган “көзге” белән каплануга, олысы-кечесе, тыюны белдерә торган махсус күрсәткеч, билгеләргә карамастан, боз өстенә ашыга: кемдер балык тота, икенчеләр бер ярдан икенче ярга туры юл сала, ә бала-чага тимераякта шуа, кәшәкә суга... Бәла-каза килеп чыкмыйча, берәү дә бу куркыныч адым турында уйлап карамый. Бигрәк тә ата-аналар балаларына карата игътибарлы булсын идее. Ел саен бу вакытта кеше һәм техникаларның боз астына китү фактлары теркәлә. Соңгы алты елда гына да республикада 35 кеше боз астына төшеп һәлак булган, шуның алтысының гомере техника бату нәтиҗәсендә өзелгән», - диде Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илназ Кәримов.

Элеккеге елларда безнең районда да мондый фаҗигале очраклар булган. Нократ елгасы янындагы Лубян, Плаксиха, Татар Толлысы һәм Мәмәшир авыллары тирәсендә аеруча куркыныч. Шулай ук һәр авыл җирлеге территориясендәге бөяләр турында да онытырга ярамый.

«Лубян Нократ елгасы буенда урнашкан, авыл эчендә дә бик матур бөябез бар. Сулыкларда хәвеф-хәтәрләр килеп чыкмасын өчен, боз каткан, киткән вакытта халык белән сөйләшүләр алып барабыз, яр буйларына кисәтү тамгалары куябыз. Шулай ук авылда ирекле халык дружинасы эшли, алар белән берлектә кизү дә оештырыла. Һәркем игътибарлы булырга, үзенең, якыннарының сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Моңа кадәр андый-мондый куркыныч хәлләр хәтердә калмаган, алга таба да була күрмәсен», - диде Лубян авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Тежикова.

Бозга басар алдыннан аның калынлыгын тикшереп карарга киңәш итә белгечләр. Ул 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш, шул вакытта гына боз бер кешене күтәреп тора алачак икән.

«Мин үзем дә балыкка йөрергә яратам. Әмма саклану чараларын күрергә тырышам, чөнки балык тотам дип, гомерне куркыныч астына куеп, юка боз өстенә керүне дөрес дип санамыйм. Шуңа күрә балыкчылар беренче карашка гади генә тоелган кагыйдәләрне истә тотсын иде. Әгәр боз өстендә су күренә икән, кичекмәстән кире ярга чыгарга кирәк. Томан, көчле кар яуганда, буран булганда, төнлә сулыкларга керергә, бер урында берничә бәке тишәргә ярамый. Шулай ук берничә кеше җыелып торудан да сакланасы», - диде Илназ Кәримов.

Хәзерге вакытта Казанда яшәүче Манзарас авылы егете Рәмис Хаҗиәхмәтов та балыкчылык белән кечкенәдән кызыксына. Аның яраткан шөгыле турында үзе белән сөйләштек.

«Элек Нурминкә елгасында тирән урыннар күп, яр буйлары да бик матур иде. Безнең яшүсмер чаклар шунда балык тотып, су коенып үтте. Хәтта берәр килограмм авырлыктагы балыклар эләккәне булды. Әле язлыкта кармак алдым да, балачакларны искә төшереп, Нурминкә буйларын урап кайттым. Тик хәзер иң тирән җирендә дә су тездән артмый икән. Хәзерге вакытта балыкка Кама елгасына йөрибез, моның өчен моторлы көймә сатып алдым. Күбрәк ерткыч балыклар тотабыз. Араларында ике-өч килограммлылар эләгә. Аларны үзем чистартам, үзем пешерәм, бу яктан бер дә иренмим», - диде ул.

Рәмисне балыкчылык серләренә мәрхүм абыйсы өйрәткән. Аның белән Нократ елгасына йөргән вакытларын да сагынып искә алды.

«Ул миңа ышанычлы таяк кебек иде. Берничә тапкыр боз астына да төшеп киткәнебез бар. Әмма андый вакытларда иң мөһиме паникага бирелмичә, су гәүдәңне күтәргән минутта чыгып калырга тырышырга кирәк. Халык телендә: “Язгы боз ястык калынлыгында булса да –  ышанма, ә көзге боз көзге калынлыгында булса да – ышан”, - дигән әйтем йөри. Чыннан да, язгы боз куркынычрак, чөнки су җылына башлый, боз өстендә тигезсез урыннар күбәя. Әмма боз өстенә кергәндә, һәрвакыт сак һәм игътибарлы булырга, өйдә сине көтеп торучы якыннарың барлыгы турында онытмаска кирәк, Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын, дигән бит», - ди ул.

Әгәр бәла-каза килеп чыга икән, түбәндәгеләрне онытмагыз:

- коткыга бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, сулышыгызны тәртипкә китереп, су өстенә йөзеп чыгыгыз;

- кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырыена тотынырга һәм гәүдәгезне агым буенча горизонталь хәлгә китерергә тырышыгыз;

- күкрәк белән боз кырыена ятарга һәм башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куярга онытмагыз;

- үзегез килгән боз өстеннән шуышыгыз.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk