Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Быел безнең районда 11 сыйныфны - 173, ә 9 сыйныфны 484 укучы тәмамлый.

Бантлар һәм ак алъяпкычлар, чәчәк бәйләмнәре, елмаю һәм күз яшьләре: бүген күппрофильле лицейда да, районның барлык белем бирү учреждениеләрендәге кебек үк, соңгы кыңгырау яңгырады.

Белем йортының директоры Любовь Камалова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Бакланова, беренче укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр.

«11 “Б” - минем беренче чыгарылыш. Әлеге сыйныфның егет-кызлары белән йөрәгемнең дә бер өлеше “китә”. Мин аларны бик сагынырмын. Укучыларга имтиханнарда уңышлар, аларның тормышта үз урыннарын табуларын телим!» - диде 11 «Б» сыйныф җитәкчесе Максим Шахмаев.

Күппрофильле лицейны 50 укучы тәмамлый. Мәктәп белән аерылышу - алар өчен мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Алда - имтиханнар. Чыгарылыш укучыларының күбесе кайсы уку йортына керәсен, нинди белгечлек үзләштерәсен сайлаган инде.

«Спорт академиясенә укырга керергә планлаштырам. Чөнки мин кул көрәше буенча күп тапкырлар чемпион булдым. Лицейга бишенче сыйныфта күчкән, яңа сыйныф мине бик җылы кабул иткән иде. Мәктәпне бик сагынырмын. Барлык сыйныфташларның да имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телим», - дип үз фикерләре белән уртаклашты лицейны тәмамлаучы Таңсылу Гыйлемуллина.

Кукмара районында 11 сыйныфны - 173, ә 9 сыйныфны 484 укучы тәмамлый.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk